Татар видеороликлары бәйгесе башланды

Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән «Матбугат ру порталы «Тәэсир» татар видеороликлары бәйгесе игълан итте. Бәйге видеороликлар аша туган телебезне популярлаштыру максатында үткәрелә.

Татарча теләсә нинди темага видео төшереп, акчалата бүләк отасың килсә, бәйгедә катнаш.

Тулырак мәгълүмат www.bayge.tatar сайтында.


Фикер өстәү