Татарстанда бер әбинең гомере асфальт сала торган машина астында өзелгән

Әгерҗе районының Салавыш авылында юл салу эшләре барышында 78 яшьлек әбинең гомере өзелгән.

Фаразлар буенча, катоклы машина белән идарә итүче артка таба хәрәкәт иткәндә әбине күрми калган һәм бәрдергән. Алган тән җәрәхәтләреннән пенсионерның гомере һәлакәт урынында ук өзелгән. Хәзер әлеге факт буенча җинаять эше кузгатылган, тикшерү эшләре бара.


Фикер өстәү