Путин йорт хайваннары исәбен алып бару турында закон проектын әзерләргә кушкан

Россия Президенты Владимир Путин Хөкүмәткә йорт хайваннарының исәбен алып бару, шулай ук хуҗасыз хайваннарның үрчүен мониторинглау турында закон проектын әзерләргә кушкан.

Закон проекты быел 1 декабрьгә кадәр әзерләнергә тиеш. Россия Президентының әлеге поручениесе Кремль сайтында басылып чыккан. “Хөкүмәткә Россия субъектлары башкарма хакимияте органнары белән берлектә Россия Федерациясе законнарына йорт хайваннарының учетын алып баруны, хуҗасыз хайваннарның (вакцинацияләнгәннәрен һәм стерилизацияләнгәннәрен дә кертеп) популяциясен мониторинглауны күздә тоткан үзгәрешләр кертүне тәэмин итәргә”, – диелә хәбәрдә.
Моннан тыш Хөкүмәт оешмалар һәм муниципаль берәмлекләр ягыннан хуҗасыз хайваннар белән эш итү үзенчәлекләрен исәпкә алган закон проектын әзерләргә әмер биргән. Аерым алганда, төзәтмәләрдә хайванны яңа хуҗаларына тапшыруга кагылышлы мәсьәләләр билгеләнәчәк. Үзгәрешләрдә шулай ук мондый оешмаларның җаваплылыгы билгеләнәчәк.
Законнардагы үзгәрешләрнең җәмгыятьтә хайваннарга карата җаваплы мөнәсәбәт булдыруга ярдәм итәчәге күздә тотыла.


Фикер өстәү