Татарстан утлы коралны 21 яшен тутырганнарга гына бирүне ахыргача тәлап итәчәк.
Бу хакта Татарстан Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин әйтте:
— Татарстан корал бирү тәртибен 2018 елда, Керчьта булган коточкыч вакыйгадан соң ук (Политехник көллияттә шартлау һәм атыш аркасында 21 кеше һәлак булган иде) үзгәртергә тәкъдим иткән иде инде. Хөкүмәт тә, Дәүләт Думасы да кире какты. Менә шул чакта берни үзгәртмәделәр. Яңа закон кабул ителсә, 175 нче гимназиядә фаҗига булмас та иде, — диде Мөхәммәтшин.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat