Эчкән белми, сауган белә

Табигатьнең иң матур чагы. Бар дөньяның яшеллеккә күмелгән күңелле мәле. Республика авылларында көтүләр чыкты. Болында яшел үлән ашаган сыерларның сөте дә артты. Тик, гадәт буенча, аны җыю бәясе генә кимеде. Кайсы районда сөтне ничә сумнан җыялар? Халыктан шул турыда кызыксындык.

– Бездә халык сыер асрамый диярлек. Бик аз гаиләдә калды. Бездә дә юк, – ди Лаеш районының Кече Елга авылында яшәүче Миләүшә Мәрданова. – Сыер аз булгач, көтү дә, сөт җыючысы да юк. Гәрчә авылыбызда гына сөт заводы булса да. Сыер асраучы 5–6 гаилә сөтләрен базарга алып барып сата. Без дә сөтне алардан алабыз. Өч литры – 120 сум. Ә малларын арканга бәйлиләр, яки электр көтүче урнаштырып куялар.

Зәй районының Аксар авылында да сөт җыелмый. Авыл советы башлыгы Юрий Гыйльманов әйтүенчә, сәбәбе – район үзәгенә якын булу. Халык, үзеннән арткан сөтне районга алып барып сата. Өч литрын 100–150 сумга бирәләр.

– Һәркемнең үз клиенты бар инде. Килгәнен көтеп торалар. Кеше дә, гел бер кешегә алып килгәч, бәяләрне артык күтәрү яклы түгел. Авылда сыер күп калмады, – ди ул.

Соңгы берничә елда җәен сөт бәясе төшкәнгә халык та ияләшеп бара.

– Сөтне үзебезнең авыл кешесе литрын 22 сум 40 тиеннән җыйган иде. Дөрес, бу айда бәя бераз төшәр, дип торабыз. Чөнки ел саен шушы вакытта бәяләр бер үзгәреп  ала бит. Әлегә әйтүче булмады. Бәяләрне акча алганда гына беләбез инде. Узган айда ике сыер савып, 20 мең сум керем керткән идек, – ди Балтач районының Алан авылында яшәүче Ислам Хәбибрахманов.

Хуҗалык башлыгы әйтүенчә, алар сөт бәяләреннән канәгать.

– Аз дип зарлана алмыйм. Күрше Кукмарада арзанрак бәядән җыялар дип беләм. Бездә сөт җыю бәяләре элек-электән үк начар булмады. Авылдашыбыз Равил абый сөтне «Елмай» кооперативына тапшыра. Анда бәяләр тагын да яхшырактыр, – ди Ислам абый.

Узган ел авылда 149 сыер исәпләнгән. Терлек күп булса да, көтү чыкмый. Халык мал-туарын арканга бәяли, яки электр көтүче урнаштырып, су буена җибәрә.

– Моңарчы көтү чыккан иде бездә. Адәм баласының ялкаулыгы аркасында гына туктады ул. Хәзер балаларны иртән йокыдан уятырга кызгана башладык бит. Быел сыерларны болынга чыгармадык әле. Арканга куйсак, анда ашау начар. Өйгә кайткач та ашамый башлыйлар. Шуңа күрә әлегә сарайда торалар. Яшеллеккә чыгуга сөтләре арта, әлбәттә, – ди хуҗа кеше.

Кукмара дигәннән, монда март аенда сөт җыючылар шәхси хуҗалыкларга 19 сум 50 тиеннән башлап 21 сум 50 тиенгә кадәр түләгән.

Бу вакытта күпчелек хуҗалыкларда сөтнең үзкыйммәте төшә. Арча районында шәхси хуҗалыкларда 6 мең савым сыеры исәпләнә. Әлеге күрсәткечләр уртача алганда шул бер тирәдә тора. Халыктан тәүлегенә 40 тонна сөт җыялар.

– Районда шәхси хуҗалыклардан сөтне уртача 20 сум 52 тиеннән җыйдылар, – ди авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең бүлек җитәкчесе Марат Абдуллин. – Бүген – 20 сум 22 тиен. Башка кимемәс дип уйлыйм. Бәяләрдә район буенча аерма әллә ни зур түгел. Гадәттә, шул бер тирәдә тора. Иң зур хак – 21 сум. Иң азы – 19 сум 50 тиен. Агрофирмалар исә сөтне 25 сум 46 тиеннән җыя.

Сөт бәяләре турында кызыксынып, Ютазы районының Кәрәкәшле авылына да шалтыратып алдык. Бер сыер савучы Зәрия Хәсәнова әйтүенчә, бер ай элек авылда сөтнең бер литрына 21 сум түләгәннәр. Киләсе айда сөт җыючы 20 сумнан түләр дип көтәләр.  Сораштырган кешеләр арасында иң арзан бәя Спас районының Ким авылында булып чыкты.  Халык әйтүенчә, монда сөтнең бер литрына 17–18 сум түлиләр. Актаныш районының Киров авылында исә сөтнең литрын 21–22 сумнан кабул итәләр.

Зөһрә Садыйкова

 


Фикер өстәү