Атыш оештыручыдан сорау алганны төшерелгән видеоны интернет челтәренә тараткан полиция хезмәткәрен эшеннән куганнар

Казан мәктәбендә атыш оештыручыдан сорау алганда төшерелгән видеоны интернет челтәренә тараткан полиция хезмәткәрен эшеннән куганнар. 

Казан мәктәбендә атыш оештырган 19 яшьлек Илназ Галәвиевтән беренче тапкыр сорау алганда төшерелгән кадрлар интернет челтәрендә пәйда булуга, хезмәт тикшерүе башланган.

Видеоның “Гвардейская” полиция бүлегендә (Илназ Галәвиев тоткарлануга ук шунда китерелгән) төшерелүе ачыкланган. Видео авторы бүлектәге видеокамералар язмалары аша табылган.

Полиция хезмәткәрен эшеннән куганнар, ә полиция бүлеге башлыгын, үз буйсынуында эшләүчегә рөхсәтсез гамәлгә юл куйганы өчен, кечерәк вазифага күчереп, премиядән мәхрүм иткәннәр.


Фикер өстәү