Казанда 11нче сыйныф укучысы үзенә кул салган

Казанда унберенче сыйныф укучысы үзенә кул салган. Бу хакта «ВТ»га билгеле чыганак хәбәр итте. 

Аның мәетен өенә кайткач, әтисе күреп алган. Яшүсмер алдагы көнне генә мәктәптә үзен бик тыныч тоткан,  күңеле күтәренке булган. Егет яхшы билгеләренә укыган. Үлем алдыннан хат язып калдырмаган. Хәзер әлеге факт буенча тикшерү эшләре бара.


Фикер өстәү