Бу айда 32 муниципаль берәмлектә “Безнең ишегалды” программасы буенча төзекләндерү эшләре башлана. Юл салу эшләрен башкаручылар 297 ишегалдын тәртипкә салуга керешә.
Казанның 86 ишегалдында эшләр старт ала, шулай ук авыл районнары да читтә калмый. Түбән Кама (42 ишегалды) һәм Әлмәт (29) районнарында төзекләндерү эшләре инде бара, калган 29 муниципаль берәмлек тә төзелешкә чыгарга әзерләнә.
Иң элек ишегалларында махсус техника үтүгә комачаулаучы карт агачлар киселә, законсыз төзелгән корылмалар сүтелә, җиһазлар алына. Юл эшләрен башкаручылар да сүтү-җимерүдән башлый: асфальтның югарыгы катламын, бордюрларны ала. Шуннан вак таш җәеп, бордюр ташлары урнаштыра һәм асфальт түши.
Ишегалларында, юллар һәм тротуарларны төзекләндерүдән тыш, эскәмияләр, чүп савытлары, комлы түшәмәдә балалар һәм спорт җиһазлары, яңа яктырткычлар, хуҗалык-көнкүреш җиһазлары урнаштырыла, чүп контейнерлары өчен асфальт-бетон мәйданчыклар булдырыла.
Шунысы мөһим: ишегаллары шунда яшәүчеләр белән үзара килештереп тәртипкә китерелә. Башкарыла торган эшләргә дә халык үзе үк күз-колак булып тора. Программа буенча эшләр төгәлләнгәннән соң, идарәче оешмалар белән берлектә өй түрендә кечкенә генә чәчәк бакчалары, уеннар өчен интерактив “разметка”лар булдырырга да мөмкин булачак.
Әйтергә кирәк, узган елда төзекләндерелгән ишегаллары хәзер балалы яшь аналарны, өлкән буын һәм үсмерләрне кайчандагыга караганда да күбрәк җәлеп итә. Бала-чага велосипед, самокатларда йөри, гитарада уйный. Алга таба уртак бәйрәмнәр, чаралар үткәрү дә планлаштырыла. Һәр эшне башлап йөрергә яратучы актив кешеләр идарәче компаниягә яки Программаның “Кайнар линия”сенә 8 (800) 27-5-2020 шалтыратып, WhatsApp челтәренә (+7 (939) 302-2020), социаль челтәрләргә ( инстаграм (@dvor.tatar) һәм Вконтакте (vk.com/dvor.tatar) язып, үз тәкъдимнәрен җиткерә ала.
“Безнең ишегалды” программасы буенча быел республикада 1074 ишегалды тәртипкә китереләчәк. Төзекләндерү схемасы паспорты эшләр башланырга өч көн кала ишегалларына һәм dvor.tatar сайтына урнаштырыла.
Үзегезне кызыксындырган ишегалдының төзекләндерелү-төзекләндерелмәвен дә dvor.tatar сайтына кереп карарга мөмкин. Ишегалды 2022-2024 еллар исемлегенә кертелсә, ремонт эшләрен тизләтү өчен “топ-200” ишегалды өчен тавыш бирүдә катнашырга кирәк. Бу 200 ишегалды инде киләсе елда ук төзекләндереләчәк.
Ишегаллары һәм парклар өчен тавыш бирү, Татарстан Дәүләт хезмәтләре порталында һәм “Услуги РТ” мобиль кушымтасында, 30 майга кадәр дәвам итә.
Исегезгә төшерәбез: Татарстанда ишегалларын төзекләндерү буенча киң колачлы программаны 2019 елда Президент Рөстәм Миңнеханов тәкъдим итте. 5 ел эчендә республикада 2014 елга кадәр салынган барлык йорт ягы территорияләре (җәмгысе 6923 ишегалды) тәртипкә китереләчәк. Быел программаны тормышка ашыруга, узган елдагы кебек, 8 миллиард сум акча тотылачак. Программага кертелгән барлык ишегалларының ардреслары dvor.tatar сайтындагы төзекләндерү картасында билгеләнгән.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat
Безнең ишек алдын бик матур итеп эшләделәр Мусина 68 һәм Чуйкова 25 сөенеп туя алмыйбыз рәхмәт, иске павилионнарны алдылар иркен калды чөнки кибетләр җитәрлек, бу көннәрдәрдә тагын павилион китереп куйганнар ул безгә йөрергә алар тирә- якыны пычырата, матурлыгын боза.