Башлангыч тавыш бирү өчен 900 000 бюллетень бастырыла

Татарстанда Россия Дәүләт Думасына сайлауга башлангыч тавыш бирүне үткәрү буенча әзерлек эшләре төгәлләнеп килә. Праймериз 24 майда башлана. Аны үткәрү буенча төбәк оештыру комитеты рәисе Юрий Камалтынов әйтүенчә, документлар рәсмиләштерү төгәлләнгән. “Идел-Пресс” типографиясендә 900 000гә якын бюллетень бастырып чыгарылачак һәм инде берничә көннән соң исәпләү участокларына тапшырылачак.

30 майда Татарстанда 557 участок ачыла. Аларда эшләр “Роспотребнадзор”ның ковидка каршы таләпләре нигезендә оештырылачак. Ә инде онлайн-тавыш бирү 24 майда башлана. Һәр сайлаучы башлангыч тавыш бирү сайтында теркәлеп, теге яки бу кандидат өчен тавыш бирә ала. Республикада праймеризда катнашуга 96 кандидат теркәлгән, бу 2016 елда үткәрелгән сайлаудагыга караганда ике тапкырга күбрәк. Теркәләгән кандидатларның яртысы чамасы – 40тан яшьрәкләр.


Фикер өстәү