Чаллыда яңа гына төзелешкә эшкә урнашкан студент 5 каттан егылып үлгән

Кичә иртән Чаллының 33нче микрорайонында бер эшче төзелештә егылып һәлак булган. 

Татарстан прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев «Татар-информ» агентлыгына хәбәр иткәнчә, мәрхүм тумышы белән Үзбәкстаннан.  Ул Чаллыдагы бер югары уку йортында белем алган һәм яңа гына «Строймонтаж-М» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенә квалификациясез эшче булып уранашкан булган.

Фаҗига урынына Чаллы прокурорының беренче урынбасары Айдар Галиев килгән. Күзәтү ведомствосы әлеге очрак буенча тикшерү эшен башлаган, аның сәбәпләрен ачыклыйлар. Җинаять эше кузгату  мәсьәләсе хәл ителә.


Фикер өстәү