Казанда корбан чалу мәйданнары турында ничек белергә?

Кешеләр корбан чалу урыннарын мәчеткә барып сорый ала. Матбугат очрашуында Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең Үзәк ревизион комиссия рәисе Рөстәм хәзрәт Вәлиуллин әнә шулай дип белдерде.
– Әгәр аларның мәчетенә караган бер урында корбан чалалар икән, алар бу турыда әйтә һәм теләге булган кешеләрдән заказны алып кала ала. Без сәгать режимын сакларга киңәш иттек. Бу мәчеттә булмаган очракта, белешеп, кешеләрне күрше мәчетләргә юллый алалар, – дип аңлатты хәзрәт.


Фикер өстәү