«Бердәм Россия» партиясе уздыручы праймеризда тавыш бирү башлана

Киләсе атнада Татарстанда «Бердәм Россия» партиясе уздыручы праймеризда тавыш бирү башлана. Исемлеккә барлыгы 96 кандидат кертелгән. Дүшәмбедән шимбәгә кадәр тавышны онлайн рәвештә биреп булачак. 30 майда исә республикада 557 участок ачыла. Кандидатлар халык белән 36 очрашу уздырган.

– Башка еллар белән чагыштырганда, быел кандидатлар аеруча актив иде. Республикада праймеризда катнашу өчен 96 кандидат теркәлде. Бу 2016 елгы үткәрелгән сайлаудагыдан ике мәртәбә күбрәк. Оештыру комитеты документлар җыю, методик ярдәм күрсәтү буенча зур эш башкарды. Документларны рәсмиләштерү буенча эшләрне төгәлләдек, – диде «Бердәм Россия»нең алдан тавыш бирүне уздыру буенча төбәк оештыру комитеты җитәкчесе Юрий Камалтынов.

Теркәлгән кандидатлар арасында 40 яшьтән яшьрәк кешеләр күп. Катнашучыларның яртысы диярлек партия әгъзасы саналмый. Кандидатлар арасында волонтерлар да, студентлар да, табиб, укытучы, эшмәкәр, дәүләт хезмәткәрләре, җәмәгать эшлеклеләре дә бар.

Ничек тавыш бирергә?

Тавыш бирүнең кайсы форматына күбрәк ышаналар? Юрий Камалтынов әйтүенчә, гыйнвар аенда моны ачыклау өчен махсус социологик тикшерү оештырылган. «Сораштыруда катнашучыларның 60 проценттан артыгы гадәти участокларга килеп тавыш бирүне хуплавын белдерде», диде комитет җитәкчесе. Шуңа да бу юлы тавыш бирү катнаш форматта узачак.

2429 майда онлайн рәвештә, 30 майда исә исәп участокларына килергә мөмкин. Теләсә күпме кандидат өчен тавыш бирергә була. Тавыш бирүдә катнашу һәм барлык өстәмә мәгълүмат белән танышу өчен pg.er.ru сайтына керергә кирәк. Шунда ук тавыш бирү участокларының адресларын да табарга була. Йомгак 1 июньдә ясалачак. Шуннан соң Дәүләт Думасына сайлауларга «Бердәм Россия» кандидатлары исемлекләрен партия съездында раслаячаклар.

8 (937) 629 00 40  ситуацион үзәкнең төбәк бүлеге номеры. Борчыган сорауларны әлеге номерга шалтыратып, җиткерергә мөмкин. Үзәк дүшәмбедән эшли башлый.

8 (800) 555-0200 «кайнар элемтә» телефоны

 

 


Фикер өстәү