«Таҗ киеп» яшәү нәрсәгә илтеп җиткерер?

Россиянең хезмәт базарын өйрәнүче белгечләр чаң суга: 2020 ел нәтиҗәләре буенча илдә эш белән мәшгуль булучылар саны 1,65 миллионга кимегән. Кимү утыз яшькә кадәрге хезмәткәрләр арасында аеруча нык сизелә. 

миллион яшь кеше ни дә булса эшләп тамак туйдырудан баш тарткан. 15тән 19 яшькә кадәргеләр арасында эшләүчеләр саны 24,9 процентка, санга күчергәч, 89 меңгә кимегән. Мөгаен, эштән китүчеләр арасында рәсми теркәлеп эшләүгә караганда, акчаны конвертта алып тир түгүчеләр саны берникадәр ишәйгәндер. Әмма чынбарлык безгә россиялеләрнең эшкә бик атлыгып тормауларын күрсәтә. Эш урыннары бар – эшләргә теләүчеләр юк. Яшьләрнең эштән китүе соңгы 12 елда рекордлы дәрәҗәгә җиткән. Сәүдә һәм хезмәт күрсәтү өлкәсен 280 мең яшь кеше ташлап киткән, сәнәгать, транспорт, төзелеш өлкәсеннән табан ялтыраткан 30 яшькә кадәргеләр саны 240 меңгә җиткән. Тагын бер тапкыр кабатлыйк: нәкъ менә эшкә кеше кирәк булган тармаклар эшче кулларсыз калган. Федераль  хөкүмәт, җитештерүне саклау өчен, мөһаҗирләр китертү ягын каера. Россиялеләрнең иң зур зарларыннан берсе – «понаехали» бит инде, ягъни илне килмешәкләр басты. Ике рәхәт бергә килә алмый ул: син эшләмичә дә ят, читтән килеп тә эшләмәсеннәр.

Әйе, пандемия кризисы да бар. Кешеләрнең эшсез калуына ул да зур йогынты ясады. Тик яшьләрнең эшсез ятуында аларның стажировка үтәргә теләмәүләре төп урынны алып тора икән. Бизнес стажировка өчен түләми, яшьләрнең бушка эшлисе килми. Үз чиратында эш бирүчеләрнең квалификациясез, тәҗрибәсез яшьләр белән матавыкланырга теләкләре юк. Берникадәр квалификациягә ия булган, югары белемле яшьләр дә эшләп бик мантымый. Диплом бар, эш тә юк түгел, тик хезмәт хакы тамак туйдырырга да җитми. Уралдан килеп, университетта химик белгечлеге алып чыккан яшь танышым бар. 12 мең сум хезмәт хакына селкенеп йөри. Фатирга түләргә дә җитми акчасы. Әле ярый Себергә йөреп эшләүче әтисе исән-сау, баланы (утыз яшькә якынлаша инде) һаман да шул туйдыра. Яшьләр эшсезлегенең бер сәбәбе менә шунда: эшләп тапканга яшәп булмый.  Монда мәсьәләнең икенче ягы да кабыргага китереп төртә: яшь кеше бит эшләргә дип белем алган, вәләкин безнең вузлар биргән квалификация күп очракта бернигә дә ярамый. Рус бизнес элитасының бер танылган вәкиле – завод директоры – моннан берничә ел элек чаң суккан иде: «Кызыл дипломга вуз тәмамлаган яшь конструкторны эшкә алган идек, сызым укый белми», – дип. Россиянең хәзерге югары белем бирү системасында гаҗәп хәлләр бара: кайчандыр совет чорында булган «производство практикасы» дигән нәрсә укыту планында бөтенләй юк. Булачак табиблар белән укытучылар гына студент чакта ук булачак эш урыннары белән танышалар. Яшь кеше үз теләге белән бушлай стажировканы укыганда ук үтеп куймый, теләми моны. Күбесе, гомумән, үзе сайлаган белгечлек буенча эшләргә дә җыенмый. «Эшләгәнең миңа булса, өйрәнгәнең үзеңә» дигән принципны хәзерге яшьләр бер дә өнәми.

Шуннан китә инде тормыштан зарлану. Кемнәрнедер гаепләү. Бездә рәсми пропаганда да шуңа корылды бит: ил эчендә проблема бар икән, аңа чит илдәге дошманнар гаепле. «Табигый ресурсларга иң бай илдә ни өчен юллар юк, фән тар-мар ителгән, мәгариф һәм сәламәтлек системасы өшәнеп эштән чыккан?» дигән сорауга безнең җавап бик гади: бөтен дөнья безгә аяк чала. Башта Обама комачаулады. Без аннан машинага «Обама чмо» дигән наклейка ябыштырып «үч алдык». Аннан Трамп вәгъдәсендә тормады: безгә килеп юллар салмады, тишекләрне ябыштырмады, акчалата ярдәм итмәде. Хәзер Байден подъездларны нәҗесли инде. «Без үзебез караклар, ялкаулар, эшлексезләр» дигән фикерне әйтергә дә, уйларга да куркабыз. Психологиядә шундый төшенчә бар: таҗ (корона) дип атала. Кешеләр ике төргә бүленә. Беренче төргә керүчеләр, чынбарлык никадәр генә аяусыз булмасын, аңа туры карыйлар һәм аны үзгәртергә тырышалар. Икенче төр кешеләр тәкъдирдә билгеләнгән сынау белән очрашкач, башларына «таҗ» кияләр һәм үзләрен түгел, тормышны гаепли башлыйлар. Аз хезмәт хакы алып эшләүче, әйтик, «Мин – менә дигән профессионал, әмма хезмәт бүленеше шундый итеп оештырылган: буржуй олигархлар безне лаеклы хезмәт хакыннан мәхрүм итәләр», – дигән «таҗ» кия һәм хәлне үзгәртү өчен берни дә эшләми. Мондый «таҗ» кию кыска вакытка гына сине стресслардан сакларга мөмкин, әлбәттә, әмма озак сроклы перспективада ул шундый итеп китереп суга: бөлгенлектән һәм зарланудан гомергә башың чыкмый. «Мин яхшы, тормыш начар» дигән иллюзияләр дөньясында яшәү һәм уңай якка үзгәрешләр булсын өчен берни дә эшләмәү ачы үкенүдән башка бернигә дә китерми. Байденны күпме теләсәң, шуның кадәр сүгәргә була, Путинның тетмәсен тетә аласың (үзе ишетмәгәндә моның бернинди дә куркынычы юк), Евросоюз җитәкчелегенең, дөньяның барлык олигархларының танавына хыялда гына булса да күпме теләсәң шуның кадәр менеп төшәргә дә бик мөмкин. Үзеңнең сүгенүләреңдә, сукрануларыңда син хаклы да булырсың, бәлки. Әмма… Танырга кирәк: бу синең тормышыңда бернине дә үзгәртми. Абсолют дәрәҗәдә файдасыз. «Акыл иясе бар нәрәсәне дә бары тик үзеннән генә таләп итә, бернигә дә ярамаучылар бүтәннәрдән таләп итә», – дип, Толстой тиктомалдан гына әйтмәгән. Тормышны үзең өчен үзең үзгәртергә омтылу гына сиңа нәрсә булса да бирә ала. Тормышта күңелсезлекләр һәм кыенлыклар ишелеп килә башласа, алардан чыгу юлын эзләүдән башка бер генә рациональ адым да юк. «Бәхеткә бер ишек ябылса, шунда ук икенчесе ачыла. Ләкин без беренчесенә бик озак карап торып, икенчесен күрмибез», – ди язучы Элен Келлер. «Җил туктаса, ишкәккә ябыш», – ди латин әйтеме. Бу киңәшләрне үтәү бик кыен, билгеле. Күңелдә эчке каршылык туа, мөмкин түгел дигән вәсвәсә баш калкыта. Ул тавышка игътибар итмәскә кирәк. «Әгәр эчке тавыш, син рәсем ясый белмисең, дисә, мөмкин кадәр күбрәк ясагыз. Шул чагында ул тавыш тынар», – ди Ван Гонг.  Тормышны үзгәртеп булмый дип, бар дөньяга үпкә саклап, түшәмгә төкереп ятучылар өчен менә дигән киңәш.

Кайчакта уңыш бик якында гына була, әмма уңай үзгәрешләр өчен берни дә эшләмәү белән без үзебезне үзебез аннан мәхрүм итәбез. «Юлдагы таш» дигән гыйбрәтле хикәяттәге кебек инде. Ерак бер илнең патшасы кешеләр еш йөри торган юлга зур бер таш куярга әмер бирә. Үзе бер читкә кача да, кем дә булса ташны алып ташлармы дип карап тора. Башта юлдан бай сәүдәгәрләр, сарай хезмәткәрләре кареталарга утырып узып китәләр. Алар ташны бик җиңел генә әйләнеп үтә, билгеле. Әмма: «Башкала янындагы юлда таш ята», – дип, патшаны сүгеп китәргә онытмыйлар. Тәртипсезлеккә протест белдерәләр инде. Нәкъ безнең халык кебек.

Алардан соң юлдан җилкәсенә яшелчә тутырган капчык салган крестьян атлый. Таш янына килеп җиткәч, ул капчыгын куя да ташны юл читенә этеп төшерергә азаплана башлый. Бик нык тирләргә туры килә, әмма таш юлдан алына. Крестьян капчыгын җилкәсенә куйгач кына, таш астында яткан алтын тулы янчыкны күреп ала. Янчыкта ул алтыннарның ташны юлдан алып ташлаучыга патшадан бүләк икәнлеге хакында язу да була.

Без, ваемсызлар исә, юлда яткан ташларны алып ташлыйсы урынга, кемнәрнедер сүгәбез, һәрбер киртәнең безнең тормышыбызны яхшырту өчен куелган мөмкинлек икәнлеге турында уйлап та бирмибез. Белгечләр яшьләр арасында эшсезлек 16,9 процентка җитте дип чаң суга икән, бу сан артында 6–7 яшь кешенең берсе дөньяны сүгеп, үзе өчен үзе берни дә башкармыйча «таҗ киеп» яшәргә күнеккән дигән сүз. Иллюзияләр дөньясында яшәү рәхәт булып тоелырга мөмкин, вәләкин ул зур бәхетсезлекләргә китерә. Тормышыңны оттырасың.

                                                         Рәшит Фәтхрахманов

Фото: kzn.ru

 

 

 


Фикер өстәү