Унбер елга – бер бәя: бердәм дәүләт имтимханнары башлана

Быел республикада имтиханда 16509 кеше катнашачак. Әлегә сынауны вузга җыенучылар гына тапшырса, киләсе елда барысына да имтихан тотарга туры киләчәк.  Чыгарылыш укучылары БДИ бирергә әзерме? Укучылар өчен белем мөһимме, әллә баллармы?

Россиядә бердәм дәүләт имтиханнары кертелгәнгә – 20 ел. Ул коррупцияне юк итү, абитуриентларга бюджет урыннарына гадел юл белән керү өчен булдырылган иде. Шушы еллар эчендә балалар һәм әти-әниләр дә, сынау үзе дә күпне кичерде. Уңышсызлыклар да, биремнәрне интернетка куюлар да булды, укучылар шпаргалка, телефоннар белән тотылды. Бүген сынау барышын күзәтүчеләр карап тора, видеокамералар төшерә, мәгълүматны читкә чыгаруга да юл куелмый. Тисә – тиенгә, тимәсә – ботакка, дигән тестлар бетерелеп, эчтәлеге дә камилләштерелде. Шуңа да карамастан, БДИны сүкмәгән кеше сирәк. Балалар берничә фәннән генә әзерләнеп, калганнарын өйрәнми, стресс кичерә, үлем-китем очракларын да имтиханнан күрүчеләр бар…  Кыскасы, уңай ягыннан бигрәк, зыянын еш искә алалар.

Күптән түгел Дәүләт Думасының мәгариф һәм фән комитеты рәисе Максим Зайцев, киләчәктә БДИны бетереп, элекке сынауларга кайтачаклар, дип белдергән иде. «Быел түгел, әмма аны барыбер бетерәчәкләренә ышанам. Элеккеге имтиханнарга кайту булырга тиеш», – диде ул. Максим Зайцев, бу системадан чыгу процессы күп вакытны алачак, дип тә өстәде. Депутат сүзләренчә, комитет утырышларында да БДИның тотрыксызлыгы турында сораулар еш күтәрелә. Укучылар имтиханга 1 нче сыйныфтан әзерләнә башлый һәм башка фәннәрне тирән өйрәнүдән туктый. Укучылар өчен белем түгел, баллар мөһим.

Татарстанда быелгы чыгарылыш сыйныф укучыларының 6,6 проценты, ягъни 1196 кеше бердәм дәүләт имтиханы урынына дәүләт чыгарылыш имтиханы тапшыра. Вузга укырга керергә планлаштырмаганнарга аттестат алу өчен рус теле һәм математикадан сынау бирү дә җитә. Югары белем алырга теләүчеләр рус теленнән һәм вузга кирәкле фәннәрдән БДИ тапшырачак. Математика мәҗбүри түгел. Медальгә дәгъва кылучылар рус теленнән кимендә 70 балл җыярга тиеш. Әгәр БДИ урынына дәүләт чыгарылыш имтиханын сайлыйлар, әмма медальгә өметләнәләр икән, мәҗбүри фәннәрдән «5ле» алырга кирәк.

Пандемия аркасында таләпләрне бераз йомшартсалар да, киләсе елда БДИ бирү чыгарылыш сыйныф укучыларының барысы өчен мәҗбүри булачак. Элеккеге кебек. Россия Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте җитәкчесе Анзор Музаев әйтүенчә, 2022 елда аттестат алу өчен рус теле һәм математикадан БДИ тапшырырга туры киләчәк. Бу 11 нче сыйныфта укып, вузга керергә җыенмаган егет-кызларга да кагыла. Быел информатикадан сынауны компьютерда тапшыралар. Бу яңалык программалаштыруга, электрон таблицалар белән эшләүгә һәм мәгълүмати эзләнүгә биремнәр кертергә мөмкинлек бирә.

– Бездә быел БДИны өч укучы тапшыра. Икесе медаль алырга өметләнә. Авылда репетитор дигән нәрсә юк, укытучылар өстәмә дәрес бирә. Моның өчен акча алмыйлар. Бюджет урынына укырга керәсез икән, әти-әниләрегезгә миллион сум акча эшләп биргән буласыз, укырга, тулай торакта яшәгән өчен түлисе булмый, дип аңлатабыз. Гадәттә, унынчы сыйныфка белемнәренә ышанган балалар гына кала. Әйтик, быел 9 нчы сыйныфны 20 укучы тәмамласа, яртысы техникумнарга китәчәк. БДИдан курку дигән нәрсә бар. Шуңа күрә мәктәптән китү ягын карыйлар, – ди Балтач районының Бөрбаш мәктәбе директоры Мәлик Сибәгатуллин.

Мамадыш районындагы Түбән Ушма мәктәбенең рус теле һәм әдәбияты укытучысы Наилә Садриева БДИны хуплый.

– Әйтик, рус теленнән сынау ике өлештән тора. Тестларга мәктәптә өйрәнелә торган барлык биремнәр дә кертелгән. Укучы аларны автомат рәвештә түгел, кагыйдәгә нигезләнеп чишә. Укучының белеме тикшерелә дигән сүз бу. Инша өлешендә тестны анализлап, андагы проблемага карата үз фикерен белдерә. Бүген бу бик актуаль. БДИга дәрестә генә түгел, аннан тыш та әзерләнәбез. Укучылар бер-берләренең эшләрен тикшереп, бәя бирә, хаталарын табарга өйрәнә, – ди ул. – Вузга укырга керәсе егет яки кыз БДИ билгеләрен, документларны тапшыргач, сайт аша үзенең бәйгедә ничәнче урында булганын күзәтеп тора. Җәй көне кабат имтихан тапшырып тормый.

Казанда кызлар укый торган гимназия-интернатның 11 нче сыйныф укучысы Галиябану Минһаҗева имтиханга яхшылап әзерләнсә дә, борчылу хисе дә бар, ди. Унбер ел буе мәктәптә юкка укымаганын күрсәтәсе килә аның. Яхшы баллар җыярга хыяллана.

Беренче сынау география, әдәбият һәм химия фәннәреннән булачак. Иң күп кеше катнашкан рус теленнән БДИ 3 һәм 4 июньдә узачак. 7 июньдә – профильле математика, 11 июньдә – тарих һәм физика, 15 июньдә – җәмгыять белеме, биология, 18 июньгә чит телләр буенча язма өлеше планлаштырылган.

Психолог Анастасия Пономаренкодан киңәшләр:

  1. БДИны бирә алмыйсың, дип куркытмагыз! Баланың кәефе төшеп, барыбер берни дә барып чыкмаячак, дип уйламасын.
  2. Син акыллы, бик әйбәт тапшырачаксың, борчылырлык урын юк, дип ышаныч тудырыгыз.
  3. Баланың материалны ничек нәтиҗәле үзләштерүен аңлагыз. Берәүләр схемалар, таблицалар аша җиңел өйрәнә, икенчеләргә барысын да үз сүзләре белән сөйләп бирергә кирәк. Хәтердә калдыру өчен кабатлаудан да яхшырак алым юк.
  4. Балагызга, әгәр дә БДИны югары баллга тапшыра алмасаң, дөнья бетми, көллияткә яки башка уку йортына барырга мөмкин, быел булмаса, теләкне икенче елга ашырып була, дип әйтегез.

Сәрия Мифтахова


Фикер өстәү