Төркиядә ял итү «өмете» барлыкка килде

Төркиягә, бигрәк тә курорт төбәкләргә самолет рейсларын яңартып җибәрү турында тәкъдим алынган. Мәдәният һәм туризм министры Мәхмәт Нури Эрсой безнең ил Хөкүмәтенә шундый тәкъдим белән чыккан.

Аның әйтүенчә, Германия туристлары өчен мондый система инде уңышлы гына эшли дә башлаган. Шуңа күрә хәзер Россиягә дә шул тәкъдим ителә. Инде менә туристларыбызның, ниһаять, Төркиягә эләгү бәхетенә ирешү-ирешмәве ил җитәкчелегенә, Хөкүмәтнең сәламәтлек саклау өлкәсендәге карарларына бәйле.
Шунысы да бар: Төркия озакламый Россия туристларына илгә керү өчен коронавируска ПЦР-тест нәтиҗәләрен күрсәтү мәҗбүрилеген юкка чыгарырга җыена. Моннын тыш, сәяхәтчеләр үз иленә әйләнеп кайткач, тестны бушлай тапшыру мөмкинлеге тудыруга да әзер икән ул.


Фикер өстәү