Татарстанда балалар бакчасы мөдире фотографтан акча таләп иткәннән соң прокуратура тикшерү башлаган

Социаль челтәрләрдә Чаллының  бер балалар бакчасы мөдиренең фотографтан янап акча алуы турындагы мәгълүмат таралды.

Фотограф җитәкче белән язышкан текстын интернетка куйган.  Аннан күренгәнчә, бакча мөдире «үз территориясендә» эшләгән өчен процент таләп иткән.  Аның шарты үтәлмәгәндә «намуссыз оператор турындагы мәгълүматны коллегаларына җибәрү» белән янаган.

Әлеге мәгълүмат таралганнан соң  Чаллы прокуратурасы тикшерү эшләре башлаган.

 

 


Фикер өстәү