Теракт вакытында гомерен саклап калучы турында Алена Цкаева: «Аны бик тә күрәсем килә, ләкин…»

Бесланда яшәүче Алена Цкаева быел мәктәпне тәмамлаган. Гомерен саклап калган спецназ сугышчысы Эльбруса Гогичаевка мең рәхмәтле ул.

2004 елда террорчылар һөҗүм иткәндә, алты айлык кызчыкны нәкъ менә шушы батыр егет җәһәннәмгә әйләнгән мәктәптән алып чыккан. Шушы мизгелләрдә бала күтәргән спецназ сугышчысы журналист объективына эләккән. Бөтен дөньяны айкап чыккан бу фото 14нче мәктәптә балалар һәм әти-әниләренең нинди мәхшәрдә калуларын сурәтли…

Кыенлыкларга карамастан, кыз менә хәзер үсеп җитеп, мәктәпне тәмамлаган. Чыгарылыш кичәсенең тантаналы өлешенә кадәр Алена үзенең коткаручысы – Эльбрус абыйсы белән аралашкан. Шуннан соң батыр йөрәкле ир, журналистлар белән аралашырга теләмичә, китеп барган. Ул игътибар үзәгендә калырга да, 16 ел элек булган коточкыч фаҗига турында искә алырга да яратмый, дип яза “Российская газета”.

Хәер, Аленаның моңа кадәр дә коткаручысы белән очрашканы булган инде. Террорчылык актыннан соң 10 ел узгач, Эльбрус 1 сентябрь көнне тантаналы линейка вакытында кызны яңа уку елы белән котларга килгән. Элек тә кызчыкны күрергә теләгән, тик бу адымга бара гына алмаган. “Аны бик тә күрәсем килә, ләкин коточкыч хәлләр күз алдына килеп басар дип куркам”, – дип аңлаткан ул үзенең халәтен дусларына. Әмма шушы очрашу аның шикләнүләрен юкка чыгарган һәм ул Алена янына ешрак килеп йөри башлаган. Шулай итеп, гомерлеккә кызның бик-бик якын Эльбрус абыйсына әйләнгән.
Батыр ир кызга карата һәрвакыт җаваплылык тоеп яши һәм хәтта берникадәр дәрәҗәдә үзен гаепле дип тә саный. Алена һәм аның өч яшьлек абыйсы гына исән калган, әнисе һәм апасы – беренче сыйныф укучысы террорчылар корбанына әйләнгән. Эльбрус моны белгәч, кызны хәтта үзенең гаиләсенә алмакчы булган. Әмма, бәхеткә, кызчыкның әтисе исән-сау булып чыккан һәм баласын тиз генә табып та алган.

 

Фото Нелли Бетчерның шәхси архивыннан алынды/ Российская газета

 


Фикер өстәү