Актаныш якларының танылган көрәшчесе, бик күп егетләргә келәмгә юл күрсәткән остаз Илфир Әнвәрока мактаулы исем бирделәр. «Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районының «Спорт мәктәбе» муниципаль бюджет учреждениесенең көрәш буенча тренеры Әнвәров Илфир Илфат улына «Татарстан Республикасының атказанган физик культура хезмәткәре» дигән мактаулы исем бирелде», – диелә Президент Рөстәм Миңнеханов имзалагн указда.
Илфир Илфат улы Әнвәров 1974 елның 21 апрелендә Актаныш районы Иске Әлем авылында туа. Авылда урта мәктәпне тәмамлагач, Казан төзүче-инженерлар институтында (КГАСУ-КИСИ) укый. 1996-2000 елларда Казан шәһәренең Совет районында бер төзелеш оешмасында прораб булып эшли. 2000 елдан бүгенге көнгә кадәр Актаныш районындагы балалар-яшьләр спорт мәктәбендә татарча көрәш буенча тренер булып эшли.
Өчәр мәртәбә Татарстан (1999, 2000, 2001) һәм Россия чемпионы (1999, 2001, 2002). Шулай ук өч тапкыр (1999, 2001, 2005) Муса Җәлил турниры җиңүчесе. Үз авырлыгында күп тапкырлар Актаныш сабантуе һәм Казан шәһәре чемпионы. Татарстанның атказанган спорт остасы (2007).
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat