Күршесенә бензин сибеп ут төрткән хатынны хөкем иткәннәр

Башкортстанда күршесен үтерергә җыенган хатын-кызны хөкем иткәннәр.

2020 елның октябрендә күпкатлы йорт баскычы янында тәмәке тарткан өчен 36 яшьлек хатын белән күршесе арасында низаг чыккан. Ярсыган сәрхүш хатын ирнең өстенә бензин сибеп ут төрткән.

Тәненең 50%ы пешкән ирне авыр хәлдә хастаханәгә озатканнар. Бәхеткә, аның гомерен саклап кала алганнар. Хөкем ителүче үз гаебен таныган, хәзер аны 8 елга ирегеннән мәхрүм итәчәкләр.


Фикер өстәү