Ат чабышыннан соң биргән кыска интервьюсы белән танылган егет: «Татар булуым белән горурланам»

Узган ялларда Башкортстанның Чакмагыш районы Рапат авылында яшәүче 23 яшьлек егетнең ат чабышыннан соң биргән интервьюсы бөтен дөньяга таралып, егетне танытты.

– Мин ул видеоны шулкадәр таралыр дип уйламадым да. Ярышта бик арыдым. Җитмәсә, каршыма журналистлар килеп чыкты. Тизрәк сораштыра башладылар. Хәл алырга вакыт бирмәделәр. Сөйләп туктагач, русча әйт дип торалар тагын. Әйтмәдем. Белмәем дип әйтүем, ялгыш чыгып китте. Мин русча беләм. Армиядә гел рус телендә сөйләштем. Авылда гел татарча гына сөйләшәбез. Татар булуым белән бик горурланам мин, – ди Илмир Миңнекәев.

Егет атлар үрчетү белән мавыга. Әтисе гомер буе колхозда эшли, әнисе хуҗабикә икән. Илмирның тагын өч бертуганы бар. Алар мәктәп яшендә икән әле.

– Кемнәр генә язмый, кайдан гына шалтыратмыйлар. Уйладым да, мин дә блогер булырга карар кылдым. Моннан соң авыл тормышын төшереп инстаграмга куячакмын. Бүген әле мин көтүдә. Киләчәктә матур видеолар көтегез, – ди Илмир.

Гөлгенә ШИҺАПОВА


Фикер өстәү