“Ак барс”ның генераль менеджерын эштән алдылар

Казанның “Ак барс” клубында генераль менеджер булып эшләгән Рәфыйк Якубовны эшеннән алганнар. Киләсе сезонда бу вазыйфаны Марат Вәлиуллин башкарачак. Әлегә кадәр ул клубның селекция бүлеген җитәкләде, дип хәбәр итә “Ак барс”ның матбугат хезмәте.

Клуб президенты Наил Мәганов сүзләренә караганда, стратегик бурычларны хәл итү, аерым алганда, төп командада үзебездә тәрбияләнгән егетләр санын арттыру өчен үзгәрешләр кертү кирәк.

Рәфыйк Якубов генераль менеджер вазыйфасын 2017 елдан бирле башкарды. Ул эшләгән чорда – 2018 елда “Ак барс” Гагарин Кубогын отты. Быел исә Казан клубы Көнчыгыш конференциясе финалында “Авангард”ка оттырды. Соңрак башкала клубыннан дистәдән артык уенчы китеп барды. Өметне акламаган чит ил уенчыларыннан тыш, араларында команданың лидерлары саналган Станислав Галиев белән Альберт Яруллин да бар.


Фикер өстәү