30 майда Татарстанда барып тавыш бирү өчен 500дән артыграк участок ачыла

Татарстанда «Бердәм Россия»дә башлангыч тавыш бирү буенча ситуацияләр үзәге эшли башлаган. Партиянең төбәк башкарма комитеты җитәкчесе Марат Сәмигуллин әйтүенчә, үзәк праймеризның беренче көнендә ачылган. Ул тавышларны санау төгәлләнгәнче эшләячәк.

«Хәзер интернет аша тавыш бирү бара. Татарстанда яшәүчеләр үзәккә тавыш бирү мәсьәләләре буенча аныклык кертүне сорап мөрәҗәгать итә. Исәпләү участогын ничек табарга, дигән сорауга җавап эзләүчеләр дә байтак. Билгеле булганча, 30 майда Татарстанда үзең барып тавыш бирү өчен 500дән артыграк участок ачыла. Алар иртәнге 8дән кичке 8гә кадәр эшләячәк», – ди Сәмигуллин.

Ул шулай ук Татарстанда башлангыч тавыш бирүдә закон бозуларның күзәтелмәвен әйткән. Аның сүзләренә караганда, праймериз барышындагы барлык кимчелекләр турындагы хәбәрләр күзәтеп барыла: «кайнар линия» телефоны аша мөрәҗәгатьләр кабул итүдән тыш, социаль челтәрләр һәм башка интернет-чыганаклар буенча мониторинг оештырылган.

Исегезгә төшерәбез: Татарстанда «Бердәм Россия» праймеризында катнашуга 96 кандидат теркәлгән – 2016 елдагы сайлауда катнашырга теләүчеләрдән ике тапкырга диярлек зуррак сан бу. Теркәлгән барлык кандидатларның яртысы чамасы – 40тан яшьрәкләр. Башлангыч тавыш бирүдә катнашучыларның яртысы партия әгъзасы түгел.

«Бердәм Россия» – башлангыч тавыш бирү үткәреп, сайлаучылар фикере нигезендә кандидатлар исемлеген булдыручы бердәнбер партия. Праймеризга июнь башында йомгак ясалачак. «Бердәм Россия»дән Дәүләт Думасына сайлауда катнашачак кандидатларның исемлекләре 19 июнь көнне партия съездында расланырга тиеш.


Фикер өстәү