Югары уку йортына кермәүчеләр рус теленнән имтихан бирде

Югары уку йортларына укырга кермәүче укучылар рус теле буенча дәүләт чыгарылыш имтиханы тапшырды. Әлеге имтиханында катнашу өчен унберенче сыйныфны тәмамлаучы 1009 укучысы гариза биргән иде, дип хәбәр итә Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгының матбугат хезмәте.

Быел рус теленнән дәүләт имтиханын 1217 кеше тапшырган. Аларның 81е — сәламәтлек буенча мөмкинлекләре чикләнгән, 127се — җәзаларны үтәтү федераль хезмәтенең Татарстандагы идарәсеннән, 1009ы мәктәп тәмамлаучылар иде», — диелә министрлык хәбәрендә.

Татарстанда аттестация үткәрү өчен 81 пункт ачылган. Имтиханнар югары уку йортларына укырга керергә җыенмаган һәм сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән укучылар өчен онлайн, ә   җәзаларны үтәү системасы учреждениеләрендә офлайн күзәтү белән оештырылган.


Фикер өстәү