Рөстәм Миңнеханов эшмәкәрләр турында: “Сорап йөрмиләр, үзләре эшлиләр”

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Түбән Камада республика эшмәкәрләре белән очрашты. Ул аларны Россия эшмәкәрлеге көне белән котлады.

Рөстәм Миңнеханов фикеренчә, эшмәкәрләр үз өстенә зур җаваплылык алган кешеләр. “Кече һәр урта бизнес вәкилләре теләсә кайсы дәүләт өчен таяныч булырлык кешеләр. Алар – алга барырга тырышучы кешеләр. Сорап йөрмиләр, үзләре эшлиләр. Россия эшмәкәрлеге көне белән котлыйм. Уңышлар һәм сабырлык телим. Аллаһы Тәгалә ярдәменән ташламасын”, – диде Президент.

Рөстәм Миңнеханов әйтүенчә, хакимият эшмәкәрләргә һәрьяклап ярдәм итәргә тиеш. “Барысы да килеп чыкмаска мөмкин. Бизнеста сиңа бәйле булмаган төрле хәлләр була. Барысы да ишелеп төшәргә мөмкин. Узган ел бөтен ил эшмәкәрләре өчен зур сынау булды. Федераль һәм республика дәрәҗәсендә ярдәм чаралары күрелде. Күбесе үз эшен саклап калды. Югалтулар да булды. Әле бүген дә тулы куәтенә эшли алмыйлар. Барлык мәсьәләләр дә ахырына кадәр хәл ителмәгән, – диде ул. – Һәркем эшмәкәр була алмый. Әмма сынап карарга кирәк. Бер егылып, кабат аякка басучылар уңышка ирешә”.

Россия эшмәкәрлеге көне уңаеннан Түбән Камада узган очрашуда эшмәкәрләр Президентка үз тәҗрибәләре турында сөйләде. Очрашуда “Быстрый старт” бизнес марафонын башлап җибәрделәр. Анда катнашучылар 7 көн дәвамында минималь инвестицияләр ярдәмендә бизнес оештыру серләренә өйрәнәчәк һәм үз эшләрен үстерү өчен 100 мең сум грант алу өчен көрәшәчәк.


Фикер өстәү