Фәрит Мөхәммәтшин Нурлатка эшле сәфәр кыла

Бүген Татарстанның Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Нурлат шәһәрендә авыл җирендә яшәүчеләр һәм аларның эшчәнлеге белән таныша. Районга килүгә аны сабыйлар каршы алды. Дәүләт Советы Рәисе «Киләчәк» балалар иҗат үзәгендә шөгыльләнүче сәләтле балалар белән очрашты. Алар арасында нинди генә һөнәр осталары юк. Сабыйлар тегә дә,чигә дә,мул ьтфильмнар да ясаганнар. Бииләр дә, җырлыйлар да әле. Тегүче кызлар исә,Фәрит Мөхәммәтшинга милли бизәк төшереп чигелгән битлек бүләк итте.

Аннары исә,кунаклар авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре әзерләгән күргәзмә белән танышты. Биредә ни генә юк. Сөт җитештерүчеләр дә,ипи пешерүчеләр дә,каз каклап сатучылар, казылык ясап үз эшен башлаган кешеләр дә бар монда. Нурлат районы башлыгы Алмаз Әхмәтшин сүзләренчә, соңгы елларда районда авыл хуҗалыгы тармагы үсештә.
— Соңгы елларда сөт һәм сыр продукциясен җитештерүче 21 процентка артты. Районда 194 кеше авыл хуҗалыгы тармагында үз эшен алып бара, — ди башлык.
Районда калам дигән яшьләр өчен бөтен мөмкинлек бар. Бакчалар төзелә, авылларда ФАПлар сафка баса. Үзләре дә читкә китәргә ашыкмый.

Гөлгенә ШИҺАПОВА


Фикер өстәү