Метеорологлар якындагы биш елда рекордлы җылы һава вәгъдә итә

Якындагы биш ел эчендә барыбызны да бөтен метеорологик күзәтүләр тарихында рекордлы җылылык көтә. Бу хакта Бөтендөнья метеорологик оешмасы Бөекбританиянең метеорология хезмәте үткәргән тикшеренү нәтиҗәләренә таянып хәбәр итә.

“2021-2025 еллар аралыгында кимендә бер елның бөтен метеокүзәтүләр тарихында иң җылы ел буласын 90 процент төгәллек белән әйтергә мөмкин”, – диелә Берләшкән Милләтләр Оешмасы сайтында.

Метеорологлар фаразына караганда, шушы җылы елда һава температурасы бик җылы килгән 2016 елдагы күрсәткечләрдән артып китәчәк. Дөнья күләмендә еллык уртача температура индустриягә әле нигез дә салынмаган еллардан Цельсий буенча 1,5 градуска югарырак булачак.

“Һава температурасының артуы бозларның тизрәк эрүен, диңгезләрдә су биеклеге күтәрелүен, җәен бик эссе булуын һәм мондый шартларда табигать афәтләрен, шулай ук эссенең азык-төлек муллыгына, сәламәтлеккә, әйләнә тирә мохиткә көчлерәк йогынты ясавын аңлата” – сайтта Бөтендөнья метеорологик оешмасы генераль секретаре Петтери Тааласның әнә шушы сүзләре китерелгән.

Фото: kazanfirst.ru


Фикер өстәү