«Краш бит ул!»: ни өчен яшүсмерләр җинаятьчене каһарманга тиңли?

«Матур малайлар кеше үтерә алмый», «Кылган гамәлләре кыяфәтенә тәэсир итми». Үсмерләр арасында Казанның 175 нче гимназиясендәге фаҗигадә гаепләнүче Илназ Галәвиевне шушы сүзләр белән акларга тырышучылар пәйда булды. Бигрәк тә кызлар. Күпме кеше гомерен койган егетнең кыяфәтенә алданып, социаль челтәрләрдә аны, яшьләр телендә әйтсәк, краш (соклана, гашыйк иттергән кеше. – Ред.) дип атыйлар. Бу гамәлләрне ничек аңлатып була соң? Психолог Чулпан Нигъмәтҗанова белән шул сорауга җавап эзләдек.

– Моның сәбәпләре берничә. Иң беренче чиратта яшүсмерләр аның өчен борчылу хисләре кичерә. Ни өчен? Мәсәлән, аның шәхси биографиясен укысаң, мәктәптә, ата-аналар белән мөнәсәбәтләре бик үк яхшы булмаган дигән фактлар бар. Мондый очракта һәр яшүсмер үзен аның белән чагыштыра башлый. Һәр яшүсмернең дә мәктәптә, укытучылары, туганнары белән мөнәсәбәтләре бик үк яхшы булмаска мөмкин. Менә шул уртаклык булуы аларда Илназга карата хисләр уята да инде. «Аны да үз вакытында аңламаганнар, мине дә аңламыйлар», «Ул миңа охшаган» дигән фикерләр дә тумый түгел. Икенче сәбәп: Илназ үзен авторитет буларак күрсәтә алды. Аның буйсындыру көче, хакимлек итү сәләте бар, җәмгыять кагыйдәләрен бозган, системага каршы чыккан. Һәр яшүсмернең бунтарь булуын онытмыйк. Әнә шуңа да Илназга теләктәшлек күрсәтәләр дә инде. Өченче сәбәп шәхес психологиясенә бәйле. Психологиядә «күләгә» дигән төшенчә бар. Карл Юнг «Шәхесләр теориясе»ндә «күләгә» дип кешенең аңыннан кысрыклап чыгарылган якларыбызны атый. Гадәттә, бу – җәмгыять тарафыннан беркайчан да кабул ителмәс, оят булган яклар. Тыштан бик ягымлы, әйбәт булырга тырышсаң да, негатив хисләр, уйлар күңел түрендә яши бит. «Күләгә» менә шул инде. Сәламәт кешеләр үзләре турында «мин – уңай кеше» дип уйлый. Әмма тормышта көтелмәгән хәлләр килеп чыккан очракта, шәхес «күләгә» ягына авыша. Үзебезне начар ниятле кешеләр белән тиңләштерү башлана. Ни өченме? Андый кешегә хакимлек итү бирелгән дип уйлыйбыз чөнки. Алланың өстенлеге нидә? Ул гади кешеләр тормышы белән хакимлек итә. Илназ да юкка гына үзе турында шулай димәгән бит.

– Чулпан Фидаилевна, килешерсез, бу берәүгә дә сер түгел инде: кызлар начар гадәтле егетләргә ныграк тартыла. Моның сәбәбен ничек аңлатып була?

– Беренче сәбәп: кыз бала элегрәк эмоциональ яктан көчләү (эмоциональное насилие. – Ред.) корбаны булырга мөмкин. Бәлки, ул ата-анасыннан тиешле ярату, назны алып бетермәгәндер. Психологик авырулар булуы да мөмкин. Шушы бушлыкны әлеге кыз бала «начар каһарманнар»га карап тутыра. Тагын бер сәбәп – «Кызыл калфак синдромы». Матур кызлар террорчы, җинаятьче, кеше үтерүчеләргә ни өчен гашыйк була? Алар хайвани башлангычлары (животное начало. – Ред.), тискәре яклары белән капма-каршы затны җәлеп итә чөнки. Мәгълүм булганча, җәмгыятьтә игелекле гамәлләр артык бәяләнми. Алар гадәти бер күренеш кебек кабул ителә. Ә менә системага каршы бару, авторитетыңны күрсәтү – кәттәлек билгесе. Кызларга шуны белү җитә. Өченче сәбәп: романтик һәм хыялыйрак кызлар шушындый начар ниятле егетләргә ешрак тартыла. Аларга тормышларында романтика, аерылып тору җитми. Идеал, образны каһарман итү – аларга шул кирәк.

Яшүсмер чорда акыл өйрәтүләрне балалар кабул итми бит ул. Кабул итсә дә, негатив белән генә. Бу очракта да мәгълүматны җиңел итеп бирү әһәмиятле. Начар гадәтле малайлар белән дус булуның бик үк яхшы нәтиҗәләргә китермәвен аңлата алу мөһим. Ата-ананың кыз бала белән эмоциональ элемтәсе нык булырга тиеш. Кешене эчке дөньясы өчен дә яратырга, кыяфәткә генә игътибар бирергә ярамаганны аңлатырга, начар гамәлләрнең кәттәлек билгесе түгеллеген төшендерергә кирәк.

– Ата-аналарга балаларын мондый очраклардан ничек сакларга соң?

– Мәгълүматны иләк аша уздыру кирәк. Сер түгел, криминал, җинаятьчеләр, аварияләр турында гел сөйләп, күрсәтеп, ишеттереп торалар. Яшүсмерләр андый мәгълүматны губка сыман тиз йотып ала. Ата-аналарга балалары белән күбрәк һәм ешрак сөйләшергә кирәк. Тавыш күтәрергә, чагыштырырга, шелтәләргә түгел! Сораулар бирергә, ярдәм кирәкмиме, дип сорарга. Хәзерге балалар бик үпкәчел. Минем практикамда да шундый балалар бар: алар хәтта ата-анасын күрә алмый, аларга ачулана. Бу –  бик куркыныч! Ата-анасы күпме тәрбия биргән, көч куйган, ә балалар аларга карата шундый мөнәсәбәттә булсын инде! Психологлар белән эшләү дә зыян итмәс. Психологларны мәктәптә «булсынга» дип кенә тотмасыннар иде.

– Фильмнар, тирә-юньдәге кешеләр дә мондый җинаятьче образларын каһарманлаштыруга китерәдер?

– Әйе, яшүсмер шәхесен формалаштыруда болар да йогынты ясый. Фильмнарга килгәндә, андагы вазгыять яшүсмергә илһам өстәргә мөмкин. Анда бит кагыйдәләрне бозарга, чикләрне узарга ярый. Кайбер фильмнар бит гомумән начар кешеләрне генә күрсәтә. Яшүсмерләр соклана, чынбарлыкта кабатларга тели. Әйләнә-тирәдәгеләргә килгәндә, кешеләр арасында да ниндидер бер авторитетка ия берәү табыла бит. Алар да системага каршы бара, аларны күреп, яшүсмерләр шуларга охшарга тырыша, үзләренең кәттәлеген исбатларга уйлый.

Чулпан Фидаилевна, 175 нче гимназиядә булган фаҗигадән соң шомлы хәбәрләр аеруча ешайды. Әле балалар һәм яшьләр тәрәзәдән сикерә, әле «мәктәпкә бомба куелган», «мин дә 11 май фаҗигасен кабатлыйм» дип әйтә, яшүсмерләр үзләрен бик үк адекват тотмый. Бу нәрсәгә бәйле?

– Монысы инде чылбырлы реакция. Үсмерләр дә күпмедер вакыт тыеп торган яисә җәмгыять тарафыннан тыелган «күләгә»сен уятты, аларга бу этәргеч булды. Гадәттән тыш, стресслы вазгыятьтә «күләгә» активлаша. Менә бу очракта да шулай. «Әһә, ул кагыйдәләрне бозды, ыгы-зыгы тудырды, мин дә телим!» – дигән фикер уяна. Әлбәттә, болай уйлаганда кеше бу гамәлем нинди нәтиҗәләргә китерер дип тормый. «Мин үземне күрсәтергә, башкаларны куркытырга телим!» дигән максат йөртә аларны. Шунысын да әйтергә кирәк: мондый куркыныч гамәлләр, уйлар күбесенчә психик тайпылышлары, авырулары булган балаларда һәм яшүсмерләрдә барлыкка килә.

Әңгәмәдәш – Чулпан Гарифуллина

 Фото: Егор Алеев / ТАСС


Фикер өстәү