Татарстан Президенты “Бердәм Россия” праймеризында тавыш биргән

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов алга таба VIII чакырылыш Дәүләт Думасына депутатлыкка кандидатлар сыйфатында тәкъдим ителәчәк кандидатлар өчен электрон башлангыч тавыш бирүдә катнашкан.

Электрон форматтагы праймериз бер атна буе –24-30 май көннәрендә үткәрелә.
Президент https://pg.er.ru/ сайтында учет язуы (учетная запись) булдырган. Учет язуы Россия Дәүләт хезмәтләре күрсәтү порталындагы шәхси кабинет аша активлаша. Виртуаль кабинетка кергәч, округ буенча фамилияләр белән, электрон бюллетень пәйда була.

Моннан тыш теләгендә булганнарның һәммәсе якшәмбе – 30 майда участокка барып тавыш бирә ала. Моның өчен даими яшәү урыны буенча участокка юнәлү кирәк.
Башлангыч тавыш бирү нәтиҗәләре буенча сайлаучыларның иң күп тавышын җыйган кандидатлар “Бердәм Россия” партиясеннән VIII чакырылыш Россия Дәүләт Думасына депутатлыкка кандидатлар итеп теркәләчәк.


Фикер өстәү