Социаль челтәрләрдән баш тарту көнен булдыру тәкъдиме белән чыкканнар

Россия Иҗтимагый палатасы әгъзасы Россиядә социаль челтәрләрдән баш тарту көнен булдырырга тәкъдим иткән. РИА Новостига  агентлыгы хәбәр итүенчә, ул әлеге идеяне иҗтимагый фикер алышуга чыгарырга ниятли.

«Гыйнварның соңгы якшәмбесендә билгеләп үтелә торган Халыкара интернеттан башка бер көннән аермалы буларак, көн дәвамында алардан тулысынча баш тартырга чакырмыйм. Заманча тормыш ритмы таләп иткәнчә, почтаны да тикшерергә, мессенджерларга да күз салырга кирәк. Ә менә бер тәүлек буе лайклар карамаска һәм постлар астында комментарийлар калдырмаска мөмкин», — дип аңлаткан Нифантьев үзенең тәкъдимен һәм аны 3 июньдә билгеләп үтеп булыр дигән.

Аның фикеренчә, Балаларны яклау көне алдыннан интернетның үсмерләрнең реаль тормышын «кысрыклавына» аерым игътибар юнәлтергә кирәк.

– Нәкъ менә балалардан башларга кирәк тә. Бу көнне аларның ялын кызыклы итеп оештырырга мөмкин. Әлбәттә, елдагы бер көн генә проблеманы хәл итмәячәк, әмма аңа игътибар юнәлтергә мөмкинлек бирәчәк, — дигән ул.


Фикер өстәү