Раниф Шәрипов турында: «Язмыш аны гел чыбыркылап торды»

19 май көнне язучылар белән Кукмара якларына кузгалдык. Шәхсән үземне авылдашым, шагыйрь Раниф Шәрипов чакырган иде. Ул үзе Кукмарада туса да, мин аны авылдашым дип саныйм. Ранифны 1961 елда туган авылым – Арча районы, Субаш Атыдагы балалар йортына китерделәр. Аның унбер яшендә үк тома ятим калганын мин соңрак, инде шактый олыгайгач кына белдем.

Чөнки, Раниф зарлану, сыктауның нәрсә икәнен белмәде. Аннан соң, балалар йорты ятимнәр өчен үз йортларына әверелгән иде. Аларны авыл халкы да үз итте. Мин исә детдом балалары арасында үстем дияргә буладыр. Әнием тәрбияче булып эшләде һәм мине гел үзенә ияртеп йөрде. Йөзләгән бала арасыннан берничәсе белән бүген дә хәбәрләшеп торам. Шуларның берсе – Раниф. Язмыш аны гел чыбыркылый торды. Армиядә Төньяк диңгез флотында хезмәт иткәндә бик каты салкын тидереп аяксыз калды Раниф. Әле баштарак инвалид машинасы белән безнең авылга да кайткалап йөрде. Аннан соң, әйтүләренчә, аягын сындырган һәм калган бар гомере инвалид коляскасына бәйләнгән булып чыкты. «Әйтүләренчә» диюем, тикмәгә түгел, чөнки болар хакында кешеләрдән ишетеп кенә белдем. Минем яктан зур мәнсезлек иде бу. Без бит кайчак «дус, дус…» дип йөргән булабыз да, дусларның хәлен белешергә дә вакыт тапмыйбыз.

Раниф белән күрешмәгәнгә дә шактый еллар узган иде. Телефон-телефон инде ул, күзгә-күз карап бер гәпләшеп утырырга вакыт таба алмагач, мин кем булам икән соң? Ә Раниф Кукмара районының Березняк авылына мине якын дуска санап чакырды. Ул шушы авыл мәктәбендә укыган булган һәм инде менә ничә еллар буе укучылар арасында шигырь бәйгесе үткәрә икән. Бәйге аның исемен йөртә. Әлеге шигырь бәйрәменең кайчан һәм кем идеясе белән башланганын берәү дә, хәтта, мәктәп директоры Альберт Фәхретдинов та әйтә алмады.

Кемдер: «Шигырь бәйрәме монда гомер буе бара бугай инде», – дип шаяртып куйды. Сизеп торам, берсенең дә күкрәк сугып мактанасы килми иде. Укытучылар өчен иң әһәмиятлесе – балалар күңелендә матурлыкка, иҗатка мәхәббәт уяту, милли хисләр тәрбияләү. Кемдер «милләт!» дип кычкырып йөри, кемдер, үз-үзен күрсәтергә атлыгып тормыйча нидер эшли. Ә бит бер уйласаң, Раниф Шәрипов исемендәге шигъри бәйге – татарның иҗатка бик һәвәс икәнен искә төшереп, раслап торучы үзенчәлекле бер бәйрәм кебек. Бу көнне Березняк авылына районның башка мәктәпләреннән дә талантлы балалар җыела. Үз авылларына кайткач, алар бәйрәм турында сабакташларына, дусларына сөйли, әти-әниләренә бәйгедә алган мактау кәгазьләрен, Раниф абыйлары биргән бүләкләрне күрсәтә. Шулай итеп бәйрәм шаукымы күп авылларга тарала.

Аның бит бәйгесе дә кызык оештырылган. Иң әүвәл, кечерәк яшьтәге балалар Раниф абыйларының шигырьләрен укыйлар. Аннан соң югары сыйныф укучылары үз шигырьләрен сөйли. Һәм соңрак «иҗат бәйрәме»нә укытучылар кушыла. Казаннан килгән шагыйрьләр – Фәйрүзә Мөслимова, Рифә Рахман, Гөлзада Бәйрәмовага исә бәйгенең җиңүчеләрен ачыклыйсы гына калды. Әлбәттә, шагыйрьләребез бу авылга үзләре үк әйтүенчә, күңел кушуы буенча килгән иде. Ранифның дуслары, фикердәшләре иде алар. Мин Ранифның балачак дусты Фидаил Әхсәновны да телгә алмый булдыра алмыйм. Алар нибары алты ел, Раниф безнең авылда балалар йортында чакта гына аерылып торганнар. Кайчан, кая барасы була, ни кирәк – Фидаил кырык эшен кырык якка ташлап дигәндәй килә дә җитә икән. Березнякка да ул алып килде Ранифны. Аның Ранифны машинадан күтәреп диярлек чыгаруын, сак кына итеп коляскага утыртуын һәм үзе этеп мәктәпкә алып керүен карап торучылар арасында: «Кая, үзем булышыйм!» – диючеләр дә булды. Әмма Фидаил итагатьле генә елмаеп: «Раниф дусны минем шикелле итеп йөртә алмассыз шул», – дип кенә куйды. Булса да булыр икән дуслык!

Ранифның аралашу даирәсе киң түгел дип беләм. Урында яткан кеше бит кешеләрдән, хәтта, тормыштан да шактый ук дәрәҗәдә изоляцияләнә. Димәк, мондый хәлгә куелган иҗат кешесе, нигездә, үз күңелендә актарынырга тиеш була. Моның өчен күңелнең, рухи дөньяның гаять бай булуы кирәк. Чөнки, буш җирдә казынуның файдасы юк.

Без – корчагиннар рухында тәрбияләнгән буын. Соңрак безгә үз шагыйрьләребез Фәнис Яруллин, Гакыйль Сәгыйров рухи бер үрнәк булды. Раниф Шәрипов турында исә, әлегә бик күп сөйләшмибез. Ә бит аның язмышы да, иҗаты да күпләргә шактый ук дәрәҗәдә үрнәк һәм гыйбрәт була алыр иде. Мин әле Раниф дусның беренче мәхәббәте, аның авыр хәлдә булуын ишетеп Казанга күчеп килгән һәм тормышта төп таянычына әверелгән хатыны – Дамира турында иркенләп яза алган булыр идем. Хәер, монысын башка вакытка калдырыйк, ә хәзергә күңел җылысын яшь буынга да өләшеп яшәгән шагыйрь дуска уңышлар телик!

Риман Гыйлемханов

 

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү