Марат Әхмәтов: «Тормыш икмәк белән сөттән генә тормый, кеше ихтыяҗларының рухи нечкәлекләре дә бар»

Тел үзе аерым гына яши алмый. Ул мәдәният, гореф-гадәтләр, милли традицияләр белән үрелеп барырга тиеш. Казан халык сәнгате һөнәрчелеге техникумының эшчәнлеге белән танышырга килгән Президент каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе рәисе Марат Әхмәтов әнә шулай диде. Аның әйтүенчә, тормыш икмәк белән сөттән генә тормый, кеше ихтыяҗларының рухи нечкәлекләре дә бар. Техникумда миллилеккә ни дәрәҗәдә игътибар бирелә?

Уку йортында студентлар гына түгел, һөнәр үзләштерергә теләүче теләсә кем укый ала. Чүлмәк ясарга, агач юнырга өйрәнәсең киләме,  әллә зәркәнче, дизайнер, тегүче, рәссам булырга  телисеңме – монда кил! Теләгең булса, синнән менә дигән белгеч әзерләячәкләр. Бер мәйданчыкта  «Ворлдскиллс» чемпионатына җыенучылар, икенчесендә  һөнәри  бәйгегә баручы 8 нче сыйныф укучылары тәҗрибә туплый, өченчесендә өлкәннәр күңел кушкан эш белән шөгыльләнә. Һөнәр алырга беркайчан да соң түгел. Һәрбер мәйданчыкның –  үз йөзе, үз юнәлеше. Әнә бер төркем кызлар  төрле асылташларны йомшарта. Аның белән хәситәләрне һәм башка киемнәрне, эшләнмәләрне бизәргә мөмкин. Зәркәнче егет-кызлар да игътибарны җәлеп итә. Сәгатьләр буе бер ноктага төбәлеп утырырга сабырлыгың җитә икән, бу эш – синеке. Яшь зәркәнчеләр бер алканы 4–5 көн эчендә ясап бирергә вәгъдә итә. Монда федераль Сабантуйларга сувенирлар да  әзерләнә. Камзул, калфаклар, мендәр тышлыклары чигәләр, киезләр ясыйлар, күннән матурлык тудыралар.  Күптелле белем бирүче гимназияләр өчен милли леголар ясыйлар.

Техникумда  мәдәният институтыннан килеп  һөнәр үзләштерүчеләр дә күренә. Предприятиеләр дә белгечләрен белем арттырырга җибәрә икән. Мәгарифне үстерү  институтына курсларга килгән технология укытучылары өчен дә зур мәктәп бу. Алар агач, керамика, башка юнәлешләр буенча  яңа белемнәр туплый.

– Урта  һәм югары  белемле булу нәрсә бирә? Кул осталыгы белемнән генә тормый бит, –дип  кызыксынды Марат Әхмәтов.

– Материалларны, технологияләрне, махсус буяуларны өйрәнәләр. Барысы да үзгәреп тора бит. Без мәдәният институты белән дә эшлибез. «Вордскиллс»тан соң җиһазлар бездә калды. Безнең уку йорты яхшырак җиһазландырылган, институтта исә күбрәк укыту буенча шөгыльләнәләр. Әмма аларда хәзер безнекеннән дә яхшырак булачак, чөнки яңа проектларны тормышка ашыралар, – дип аңлата директор Раушания Сәүбәнова.

Белгечләр тырышуын тырыша да, әмма  җитештергән  продукциягә ихтыяҗ бармы соң?

– Техникумда беренче тапкыр гына булуым әле. Дөрес, моңа кадәр аның турында күргәзмәләр аша белә идем.  Уку йортында барысы да гаҗәп тоелды, бик нәзек, нечкә эшләр. Биредә әзерләнә торган  белгечләр киләчәктә дә  кирәк булачак. Базасы яхшы, ремонт уздырылган, техник яктан җиһазландырылган.  Монда дистәләгән белгечлеккә өйрәнәләр. Директоры да  заманча  карашлы, коллективы  яхшы, – диде Марат Әхмәтов, техникум  белән танышканнан соң. – Татар теле язмышы белән шөгыльләнгәч, мин  икенче күзлектән дә карыйм. Тел мәдәният, гореф-гадәтләр, милли традицияләр белән үрелеп барырга тиеш. Биредә шуларның бергәлеген, белем бирүдә дә матур эчтәлеген күрдем. Мондый белгечләр кирәк. Балалар бакчалары, мәктәпләрдә  бу эш белән шөгыльләнүче махсус белгечләр, эшмәкәрлек юнәлешендә төрле фирма, предприятиеләр бар. Әйтик, кемдер рәсемнәргә, картинага, башка кул эшләнмәләренә  тартыла. Архитектура, дизайн юнәлешендә тормышка  яңача мөнәсәбәт. Биредә күпкырлы кеше мәнфәгатьләренә  туры килә торган, шуңа хезмәт итә торган белгечләр әзерлиләр. Минемчә,  республикада бу бердәнбер андый уку йорты. Дөрес, аннан соң алар дизайн, архитектура һәм башка юнәлештәге уку йортларына китәргә мөмкин.  Беренчел белем алу бик мөһим. Аларны һөнәри осталыкка өйрәтә һәм үзгәртә. Монда  берәү Җыр һәм бию ансамблендә эшли, икенчесе мәктәптә укыта,  өченчесе фирмада эшләп, монда башка һөнәр алырга килгән. Әгәр үз теләге белән бу  һөнәрне үзләштерергә теләүчеләр тагын да бар икән, димәк,  тормышта әлеге юнәлешләргә ихтыяҗ зур дигән сүз.

Сәрия Мифтахова

Фото: Татар-информ/ Салават Камалетдинов

 

 

 


Фикер өстәү