Вил Усманов “Татар моңы-2021” турында: “Яшьләр җыр сайлый белми – бөтен кимчелекләре шунда”

Калганнардан бер баш өстен ул. Илһам Шакиров исеме бирелгәч, кыйммәте тагын да артты. “Татар моңы” Халыкара яшь башкаручылар конкурсы турында әнә шулай диләр. Быел ул XI тапкыр узды.

Конкурска гаризалар 2019 елның 15 декабреннән кабул ителә башлаган. Билгеле сәбәпләр аркасында, 2020 елда “Татар моңы” үткәрелми калды. Быелгы җиңүчеләр инде билгеле, гала концерт Илһам Шакировның туган көнендә – 2022 елның 15  февралендә булыр дип көтелә.

– 2008 елдан бирле уздырылса да, гран-при бирерлек башкаручы булмады әле. Моны мин бәйгенең дәрәҗәсе башкаларга караганда югарырак булуы белән аңлатыр идем. Татарның кабатланмас моңын күрсәтә бит ул! “Татар моңы”нда чыгыш ясаучылар бар яктан да килгән булырга тиеш: башкару осталыгы, репертуар төрлелеге – һәммәсенә тиешле игътибарны бирергә тырышабыз. Безнең яшьләр репертуарны дөрес сайламый. Тавыш, тембрларына туры килмәгән җыр башкарып, үз мөмкинлекләрен күрсәтеп бетерә алмыйлар. Бер үк төрле җырларны да еш ишетергә туры килә. Быел, мәсәлән, борынгы татар халык җырлары бердә яңгырамады диярлек. Ә бит алар тавышны һәрьяклап ачарга сәләтле, – дип сөйләде проект җитәкчесе Вил Усманов.

Быелдан бер үзгәреш тә кертелгән: Татарстан, Башкортстан, Чувашия, Ульяновск һәм башка төбәкләрдәге сәләтле башкаручыларны бер урынга җыеп, ел саен татар моңына мәдхия укучы әлеге конкурс киләчәктә өч елга бер уздырылачак.

– 2019 елда Татарстан Президенты тәкъдиме белән конкурска Илһам Шакиров исеме бирелгәч, аның кыйммәте, дәрәҗәсе тагын да артты. Димәк, башкаручыларга да осталыкларын арттырырга кирәк, – диде Вил Усманов.

Белешмә:

Катнашучылар яше – 17дән 35 яшькә кадәр.

“Татар моңы” конкурсы төп ике номинациядә:

– “Солист-вокалист” (әлеге номинация өч юнәлешне үз эченә ала: академик  вокал, эстрада вокалы, халык җыры (ир-егет һәм хатын-кыз тавышлары);

– “Солист-инструменталист” уза.

21-23 майда Казанда узган икенче сайлап алу турында 150гә якын конкурсант катнашкан. Шуларның 24е лауреат исеменә лаек дип табылган.

Лилия Гыймазова

Фото: Татар-информ

 


Фикер өстәү