Җиңү түгел, катнашу мөһим. Мөмкинлеге чикле булганнарга спортта урын җитәме?

Мамадышта Татарстан Спорт министрлыгы коллегиясенең күчмә утырышы узды. Җыелышта адаптив спорт турында сөйләштеләр.

Республикада мөмкинлекләре чикле булган 300 мең кеше яши. Аларның 14 меңнән артыгы – балалар. Татарстанның спорт министры Владимир Леонов сүзләренә караганда, андый кешеләрнең 60 меңнән артыгы даими рәвештә физик культура һәм спорт белән шөгыльләнә. Бу – 28,5 процент дигән сүз. 2011 ел белән чагыштырганда әлеге күрсәткеч 20 процентка диярлек арткан.

Владимир Леонов әйтүенчә, Спорт министрлыгы һәм республиканың инвалидлар физкультура-спорт җәмгыяте белән берлектә үткәрә торган спорт чараларында 2500 дән артык кеше катнаша. Спортның адаптив төрләре буенча Татарстан җыелма командалары составына 254 спортчы керә, араларыннан 54е Паралимпия һәм Сурдлимпия төрләре буенча Россия җыелма командалары составында. Җиңүләр һәм медальләр саны арта икән.

2021 елда Татарстанда 50дән артык зур ярыш уздыру планлаштырылган, алар арасында 19ы – халыкара дәрәҗәсендә. 2022 елда Россиядә беренче тапкыр Махсус Олимпиаданың Бөтендөнья кышкы уеннары үткәреләчәк. Бөтен дөньядан килгән атлетлар Казанда җиде спорт төрендә ярышачак. 2023 елда IV Бөтенроссия Инвалидлар спартакиадасын үткәрү планлаштырыла.

Моннан тыш, Олег Донцов (бадминтон) белән Айрат Зәкиев (пауэрлифтинг) –Токио (2021), ә Рушан Миңнегулов белән Марта Зәйнуллина (чаңгы ярышлары һәм биатлон) Пекинда (2022) буласы Паралимпия Уеннарына, Иван Пакин (өчле сикерү) белән Исмаил Насрулаев (грек-рим көрәше) Бразилиядә (2022) буласы Сурдлимпия Уеннарына әзерләнә.

Инде алтынчы ел республика спорт-адаптив мәктәбе эшләп килә. Анда бүгенге көндә 26 тренер эшли, 257 мөмкинлекләре чикле бала шөгыльләнә. Татарстан Президенты ярдәме белән шәһәр һәм районнарда әлеге мәктәпнең 6 филиалы ачылган.

Мамадыш районында спорт-адаптив мәктәп 2018 елдан эшли башлады. Әлеге уку йорты базасында физик мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен барлык шартлар да тудырылган. Үзенчәлекле балалар белән 5 белгеч шөгыльләнә. Уку йортының эш нәтиҗәләре, Мамадыш районы башлыгы Анатолий Иванов сүзләре буенча, районны гына түгел, республика күләмендә дә куандыра. Уку йортында шөгыльләнүче 7 спортчы Россия җыелма командасы составына кергән, алар 2022 елда Махсус Олимпиаданың Бөтендөнья кышкы уеннарында катнашачак.

Районы башлыгы инвалид балалар өчен чараларны оештыру өчен ярдәм җитмәгәнен әйтте. “Мөмкинлекләр чикле булганга карамастан, алар көчле рухлы, искиткеч кешеләр. Аларда шулкадәр күп энергия һәм дәрт, алар безнең ярдәмгә мохтаҗ”, – диде ул.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, республиканың барлык районнарында һәм шәһәрләрендә дә адаптив спортны үстерү өчен шартлар тудырылмый. Нәтиҗәлелек таблицасында кызыл зонада булган төбәкләр дә бар. Димәк, үсәргә урын бар әле.

Ләйсән Сафина

Фото: minsport.tatarstan.ru


Фикер өстәү