Коронавирустан прививка ясату өчен иң уңайлы вакытны әйткәннәр

Хәзерге вакытта күпләр коронавирустан прививка ясата. Әмма COVID-19 инфекциясеннән вакцинацияне кайчан үтү отышлырак? Табиб-иммунолог Владимир Болибок Sputnik радиосы хәбәрчесе белән әңгәмәсендә шушы сорауга җавап биргән.

Белгеч әйтүенчә, вакцинация өчен иң уңайлы вакыт – җәй. Ник дигәндә, чираттагы яллар шушы чорга туры килә, ә ялда күп йөрелә һәм күп аралашыла. Шуңа күрә организмны максималь дәрәҗәдә саклау турында алдан ук кайгыртырга кирәк, дип басым ясап әйткән табиб.

– Ял чорында, сәфәрләр вакытында үзегезне, якыннарыгызны коронавирус инфекциясеннән йолып калу өчен, прививканы, кичектереп тормастан, хәзер үк ясатып куярга кирәк. Шуны истә тотыгыз: узган елда COVID-19 инфекциясен кичерүчеләр арасында хәзер чирне кабат кичерүчеләр дә байтак, – дип аңлатып үткән Владимир Болибок.

Табиб киңәш иткәнчә, коронавирус кичерүчеләргә чирдән савыкканнан соң ярты ел узгач прививка ясатырга кирәк. Аның фикеренчә, прививка кабаттан йогышланудан сакланып калу мөмкинлеген арттыра һәм организмда чирдән соңгы көйсезлекләрне җиңүгә ярдәм итә. Ковид кичергәннән соң организмда барлыкка килгән хәлсезлек, башка билгеләр вакцинаның ике компоненты кадаткан очракта тизрәк юкка чыга, дигән ул, Дания галимнәренең тикшеренү нәтиҗәләренә таянып.

– Ковидтан соңгы начаррак халәт иммунитетның көчсезләнеп калуына бәйле. Коронавирус кичерүчеләрдә инфекция “калдыклары” бөтен организмга таралып, әледән-әле кечкенә генә ялкынсыну чыганаклары барлыкка китереп тора. Шулай итеп, вирус кисәкчекләре, тукымалар яңарганчы, күзәнәкләрдә берничә ай дәвамында сакланырга мөмкин. Ә инде прививка ясаткач, антитәнчекләр барлыкка килеп, алар организмны коронавирус аксымнарыннан “чистарта”, – дип сөйләп үткән Владимир Болибок.


Фикер өстәү