Казанның 175 нче гимназиясендә зыян күргәннән соң Мәскәүгә җибәрелгән балаларның хәле турында билгеле булды

Казанның 175 нче гимназиясенә һөҗүм вакытында зыян күргән балаларның хәле тискәре бәяләнә. Бу хакта Татарстан Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова брифинг вакытында хәбәр итте.

Сүз Казаннан Мәскәү хастаханәләренә җибәрелгән балалар турында бара.

— Табиблар балаларның хәлен тотрыкландыра алды һәм аларның сәламәтлеге өчен барысын да эшли, — диде Лилия Галимова. — Балаларның әти-әниләрен Татарстанның Россиядәге Тулы вәкаләтле вәкиллегендә урнаштырдылар, һәм аларның балаларга даими йөрү мөмкинлеге бар.


Фикер өстәү