Бер ана тумаган улына ана капиталы алган

Төмәндә яшәүче бер хатын-кыз,  узган елның март аенда тапкан “улына” ана капиталы алган. Бу хакта “Российская газета” Төмән округы прокуратурасының матбугат хезмәте хәбәренә таянып яза.

37 яшьлек ханым бала туу турында ялган таныклык юнәтеп, пособие һәм ана капиталы алу өчен, Күп функцияле үзәк бүлегенә килгән. Танышы ярдәмендә белгечләрне алдаган да! 10 ай эчендә дәүләттән 360 меңнән артыграк сум акча алган. Әмма ялганы тотылган, әлбәттә. Хәзер аңа карата мошенниклык турында җинаять эше кузгатылган.

“Бу хатын-кызның өч баласы бар ”, – дип аныклап үткән басмага прокуратураның рәсми вәкиле Елена Мельникова. Аның әйтүенчә, пособиеләргә бәйле мошенниклык очраклары әледән-әле чыгып тора.


Фикер өстәү