Айзилә Батырханова: «Принцессалар төшерелгән дәфтәр сатып алдым»

Акча санаганны ярата. Санап торган саен артмый гына. Ә шулай да һәркем үзенең иң беренче эшләп алган акчасын хәтерлидер. Берәүләр авылда айлар буе көтү көткән, икенчеләр кибеттә эшләгән, өченчеләр машина юган. «Ни хәл?» сәхифәсе кунакларыннан беренче керемнәре хакында сораштык.

Айзилә Батырханова, тележурналист:

– Беренче тапкыр үзем эшләп алган акча җырлаганым өчен булды. Район концертында чыгыш ясаган өчен 100 сум бирделәр. Миңа 9 яшь иде ул вакытта. Әй, шундый күп акча булып тоелган инде ул! Нәрсә алырга да белмәдем: кәнфит-шоколад та аласы килә, берәр нинди үзенчәлекле әйбер дә. Нәтиҗәдә бик матур принцессалар төшерелгән 5 дәфтәр сатып алдым. Аннан 7 нче сыйныфта укыганда мәктәп яны лагеренда эшләгән өчен беренче хезмәт хакы түләделәр. Анысы 850 сум иде. 11 нче сыйныфта «Ялкын» журналында басылып чыккан мәкаләм өчен 1 мең сум күләмендә гонорар алдым! Менә монысы аеруча кадерле иде, чөнки бу яраткан өлкәм – журналистикада минем өчен зур бәя булды.

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү