Кемгә – чир, кемгә – байлык. Ковид байлар яклы

«Ярлы һәм авыру булганчы бай һәм сәламәт булу кулай». Сүз дә юк, дөрес билгеләмә. Тик чир сорап килми. Һәркем бай да була алмый. Гомумән, баюда чикләр бармы? Ул бәлки бардыр да, тик азартка, комарга кереп киткән күпләр аны белми һәм белергә дә теләми. Чөнки акчаның да, байлыкның дә беренче үзлеге шул – ул күпме булса да җитми, аз тоела.

Шәхси байлык, дигәннән. Илдәге миллиардерларның күмәк байлыгы 2020 елда эчке тулай продуктның (ВВП) 35 процентын тәшкил иткән. Бу – дөнья илләре арасында абсолют күрсәткеч. Икенче урынга үзендәге 30 процент белән Швеция чыкса, өченче урынны Һиндстан (20 процент) яулаган. Биредә тагын шундый хикмәтне дә искә аласыдыр: 2019 елда алар ВВПның 25 проценты белән генә чикләнгән булган. Ил, халык фәкыйрьләнгәндә үтә байлар тагын да баеган ягъни.

Кеше кесәсендәге байлыкны кем санап утырган дисезме? Бу «Financial Times» –  дөньяның 24 шәһәрендә инглиз телендә  таралучы финанслар һәм бизнес турында язучы көндәлек газета. Абруйлы басма китергән саннар белән бездәге финансистлар да, депутатлар да килешә кебек. Мәсәлән, Дәүләт Думасының Бюджет һәм салымнар комитеты әгъзасы Вера Ганзя. Социологиядә һәм икътисадта  10 процент иң бай катлау белән  10 процент иң ярлы кешеләрнең керемнәрен чагыштыра, ягъни байлар керемен ярлыныкына бүлеп исәпләнелә торган дециль коэффициенты (децильный коэффициент) дип аталучы күрсәткеч, сан бар. Депутат шуны эшкә җиккән. «Дүрт ел элек үк без дециль коэффициенты буенча Үзәк Африканың начар үскән илләре дәрәҗәсендә идек», – ди Ганзя. – Соңгы елларда ул коэффициентны беркайда да күрсәтмиләр, басмыйлар. Бу аңлашыла да. Җиде ел рәттән байлар белән ярлылар арасындагы упкын тирәнәя генә бара: халыкның реаль керемнәре кимегәндә байлар ашкынып байый тора. Һәм шуны гади халыктан бик тырышып яшерәләр».

Чыннан да, 2017, 2018, 2019, 2020 еллар өчен дөнья бетереп дециль коэффициентын эзләү бер нәтиҗә дә бирмәде. 2016 ел өчен Россиядәге рәсми күрсәткеч 15,6 һәм дә шуның белән шул. Рәсми санга ышанырга була, ышанмаска була. Ышанмау дөресрәктер дә бәлки. Рәсми статистика бездә сурәтне һәрчак матурларга тырыша. Интернет челтәрендә шул ук 2016 ел өчен күпертелгән 34,5 санын да табарга мөмкин. Ә менә чит илләр буенча саннар бар һәм чыганаклар чагыштырмача бер төрле сөйли. Алар буенча Европада 10 процент бай 10 процент ярлыдан бары 7–8 тапкыр яхшырак яши. Социаль демократия юлыннан киткән Скандинавия илләрендә аерма 5–6 тапкырдан артмый. Япония өчен күрсәткеч гомумән 4,5 тирәсе икән.

Байлар янчыгындагы безнең төшебезгә дә кермәгән акчаны чутлауны дәвам итеп, икенче бер финанс-икътисад басмасы – «Форбс» журналына мөрәҗәгать итик. Аңа ышанганда (нидер алдап тотылганы юк кебек – ышану кирәктер), ярлы катлау хисабына байларның баюы дөньяви тенденция рәвешен ала башлаган. Һәм ул тагын да шул вируслы 2020 елга кагыла (2021 ел буенча саннар ел азагында гына билгеле булачак). Журнал бер ел эчендә генә доллар миллиардерларының саны якынча 700 кешегә артып, аның 2700гә җиткәнлеген яза. «Лента.ру» китергән мәгълүмат буенча бай абзыйларның саны тагын да күбрәк – 3200 тирәсе. Тик ике чыганак та бер төрле итеп күрсәткән сан да бар. Аңа карагач, чәчләр үрә тора. Пандемияле бер ел эчендә барлык миллиардерларның гомуми байлыгы 3,5 триллион доллардан 14,7 триллионга арткан. Биредә, кеше ышанмастай сүзне чын булса да сөйләмә, дию урынсыз кебек. «Лента.ру»га ышанмаганда да, «Форбс» белән килешми булмый.

Россиягә кайтканда, илнең үтә байлары  – шул ук доллар миллиардерлары исемлегендә 2020 ел башы мәгълүматлары буенча 102 кеше саналса, төгәл бер елдан алар 123кә әйләнгән. Исемлек башында мөлкәте 29,1 млрд долларга җиткән «Северсталь» хуҗасы олигарх Мордашов торуы билгеле. Бер ел эчендә генә «уңышлы» абзый үзенең байлыгын 12,3 миллиардка, ягъни 42,3 процентка (!) арттыра алган. Могҗиза димичә нәрсә дисең!..

Россиядәге һәм дөньядагы мондый хәлләр нәрсәне аңлата соң? Бу – халыкка килгән бәла вакытында –  вируслы зәхмәт котырынганда, вак һәм урта бизнесның хәле ифрат та начарланган чакта, аларга ясин чыгышып, вак эшкуарлар, гади гражданнар хисабына оятсыз рәвештә симереп яту. Бу – әхлаксызлык. Алексей Мордашев әллә шул 12 миллиард долларның яртысын булса да илдәге вак бизнесны исән калдыруга, фәкыйрьлек гаҗизләткән гражданнарның бер өлешенә ярдәмгә тота алмый идеме? Ала иде! Тик ул да, калган 122 миллиардер да тотмады. Чөнки үтә байлар бездә шактый затсыз. Халыкта андыйларны, сәнәктән көрәк булганнар, дип атыйлар. Акыллары, сәләтләре аркасында түгел, ә хосусыйлаштыру чорында тиешле вакытта тиешле урында утыру сәбәпле дәүләт милкен умырып кала алган үткенче-чималчылар алар. Комсыз һәм сараннар. Ул гынамы? Алар капиталының саллы өлеше Европа банкларында ята яисә инвестицияләр аша шул илләр икътисадына эшли. Гаиләләр, виллалар, шәхси самолет, яхталар да – шунда. Алар – вахтовиклар. Россия алар өчен килеп-китеп йөреп, кесәне тагын да калынайту өчен шабашка зонасы гына.

Бу урында, дәүләт органнары нәрсә карый соң, дигән сорау да туа.Үзен һәм гражданнарын хөрмәт иткән дәүләт чит ил банкларындагы акчаны кайтартырга, инвестицияләрне ил эченә юнәлттерергә, «вахта методы»на чик куярга тиештер бит. Башка тарафлардагы кебек аларга да 40–50 процентлы прогрессив салым салырга. Тик ашыкмыйлар…

Наил Шәрифуллин


Фикер өстәү