Бурычлылар юлда тотылган

 Быел гыйнвар – май айларында Татарстан юлларында салымны үз вакытында түләмәгән 144 автомобиль хуҗасы тоткарланган. Суд приставлары һәм Федераль салым хезмәте идарәсе белгечләре бурычлыларны ачыклау буенча уртак рейдлар уздырган. Салым идарәсе җитәкчесе урынбасары Олеся Кузьмина әйтүенчә, шушы биш ай эчендә тоткарланган транспорт хуҗаларының бюджетка 4 миллионнан артыграк бурычлы булуы билгеләнгән.

Хәзерге вакытта бурычның 72 проценты түләнгән инде. Шул ук вакытта 16 автомобиль махсус стоянкага урнаштырылган. Салым бурычы түләнелмәгән очракта алар сатып җибәреләчәк, ә акчасы бурычны түләүгә тотылачак, ди Олеся Кузьмина.


Фикер өстәү