“Салават Күпере” торак комплексына метробус, электричка яки трамвай җибәрәчәкләр

“Салават Күпере” торак комплексына транспорт җибәрүнең өч варианты карала: бу яки метробус, яки электричка, яки трамвай. Җитәкчеләр аларның кайсы уңайлы һәм икътисади яктан отышлы булуы турында уйлый. Бу хакта Казан башкарма комитетының таранспорт һәм икътисади үсеш буенча башлык урынбасары Илдар Шакиров хәбәр иткән.

– Бу аерым бер полосадан хәрәкәт итүче метробуслар-автобуслар линиясе булырга мөмкин. Шулай ук тимер юл хәрәкәтен озынайту мөмкинлеге дә карала. Өченче вариант – трамвай өчен аерым бер линия төзү, – дип киләчәккә планнары белән уртаклашкан Илдар Шакиров.


Фикер өстәү