Фәрит Мөхәммәтшин: «Дәүләт Думасына лаеклылар сайланырга тиеш»

Бүген халык Дәүләт Думасына депутатлыкка кандидатлар сайлау буенча “Бердәм Россия” партиясенә алдан тавыш бирә. Казанның 18 нче мәктәбендә иртәдән бәйрәм рухы сизелә иде инде. Алдан тавыш бирергә килүчеләр дә шактый. Мәктәпкә дә тиз генә үтеп булмый. Башта кулыңны юдырталар, аннан тән температурасын тикшерәләр. Бары тик шуннан соң гына, сайлый аласың.

Күршедәге йортларда яшәүче Наталья Шәйхетдинованың бер генә тапкыр да тавыш бирмичә калганы юк икән әле.

– Кызганыч, интернет белән дус түгел. Улым белән кызым онлайн тавыш бирде. Әйдә, әни сиңа да булышабыз дигән иделәр. Каршы килдем. Иртән торып, матур киемнәремне киеп, бирегә килү минем өчен бәйрәм ул. Җитмәсә, бүген урамда саф һава. Рәхәт кенә, – ди ул. – Тавыш бирү – һәркемнең гражданлык бурычы дип саныйм мин. Башкалар барсын, мин йөрмим дияргә кирәкми. Илебезнең киләчәген үзебез хәл итәбез.

Тавыш бирүчеләр белән сөйләшкән арада, мәктәпкә Татарстанның Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин да килеп җитте. Ул халыкның активлыгына шаккатты. Иртәнге вакыт булса да, тартмаларда сайланган бюллетеньнәр шактый иде. Фәрит Мөхәммәтшин сайлау участогында эшләүче кызларның хәлләрен сорашып, үз адресы буенча бюллетень алып тавышын бирде.

– Алдан тавыш бирү – ул йомгаклау дигән сүз түгел. Ул халыкның кайсы кандидатларга өмете зурдан икәнлеген ачыклау. Халыкның онлайн рәвештә тавыш бирү дә мөмкинлеге булды. Бүген исә, һәркем үзе теркәлгән сайлау участогында бюллетеньнәр аша тавышын калдыра ала, – ди Фәрит Мөхәммәтшин. – “Бердәм Россия” партиясе мондый алдан сайлау тәҗрибәсен беренче ел гына үткәрми. Ил буенча шушы рәвешле сайлаулар узганы бар. Башта без Татарстанда тавыш бирүне онлайн гына үткәрмәкче идек. Әмма “Бердәм Россия” партиясенең оештыру комитеты авыл җирләрендә яшәүчеләрне исәпкә алып, барып сайлау мөмкинлеге дә тудырды.

Фәрит Мөхәммәтшин партиягә әлеге фикерне үзе тәкъдим иткән. Бөтен кешенең дә электрон рәвештә тавыш бирү мөмкинлеге юк бит, ди ул. Бүген Россиянең 42 төбәгендә участокларга килеп тавыш бирү мөмкин.

Фәрит Мөхәммәтшин алдан тавыш бирүнең ни өчен оештырылганын да әйтеп үтте.

– Болай эшләү “Бердәм Россия” партиясенә дөрес юнәлеш күрсәтә. Халык өстенлек биргән кандидатлар 19 сентябрьдә узачак сайлауларда катнашачак. Бик кирәкле эш дип саныйм мин моны. Башка партияләрдә кызыксыналар. Килеп сорыйлар, күп вакытыгызны ала, диләр. Матди ягын да сорыйлар, – ди Фәрит Мөхәммәтшин. – Әгәр без халыкның теләген җыеп ала алсак, кандидатлар безнең ышанычны акларлар. Безгә белемле, акыллы, тәҗрибәле кешеләр кирәк. Дәүләт Думасына лаеклы депутатлар китәргә тиеш дип саныйм мин.

Фәрит Мөхәммәтшин биш ел буена берни дәшмичә, бер тапкыр чыгыш ясамыйча утыручы депутатлар булырга тиеш түгел дип саный.

– Бүген тиешле тавыш җыя алмаган кешеләр була икән, алар үзләренә зур тәҗрибә җыеп кала. Алар – партия мәктәбен уза. Ә ул тәҗрибә киләчәктә кирәк булачак, – ди Дәүләт Советы Рәисе.

Гөлгенә ШИҺАПОВА


Фикер өстәү