Фәрит Мөхәммәтшин: “Башлангыч тавыш бирү кандидатларның кайсыларын сайларга икәнен күзаллау мөмкинлеге бирде”

“Бердәм Россия” партиясенең Татарстандагы бүлеге Секретаре сайлаучыларга һәм башлангыч тавыш бирүдә катнашучыларга рәхмәт белдерде.

“Бердәм Россия” активының моңарчы күрелмәгән дәрәҗәдә зур эш алып баруы, Дәүләт Думасы депутатларының катнашуы, дистәләрчә очрашу-фикер алышулар Татарстан сайлаучыларына 19 сентябрьдә тавыш бирүгә дәгъва кылучылар арасыннан кайсыларын сайларга икәнен күзаллау мөмкинлеге бирде, дигән фикердә “Бердәм Россия” партиясенең Татарстандагы төбәк бүлеге Секретаре, Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин.

Ул якшәмбе – 30 май көнне төгәлләнгән праймеризда актив катнашкан өчен республикада яшәүчеләргә һәм кандидатларга рәхмәт белдерде. Татарстанда яшәүчеләр өчен участокларга барып һәм pg.er.ru сайтында онлайн-форматта тавыш бирү мөмкинлеге тудырылды. Төбәкнең оештыру комитеты мәгълүматларына караганда, республикада 378 000нән артыграк кеше тавыш биргән. Россия буенча – 11 миллионнан артыграк сайлаучы кандидатларга карата үз фикерен белдергән.

“11 миллионнан артыграк сайлаучы – илдә сайлаучыларның гомуми саныннан 10 процентыннан артыграгы, дигән сүз. Бик мөһим эш һәм безнең партиядән Дәүләт Думасына сайлауда катнашучылар өчен җитди имтихан бу”, – дигән Дмитрий Медведев блокчейнны ачуның электрон ачкычы өлешләрен тоташтыру процедурасы барышында.

Дмитрий Медведев әйтүенчә, праймериз – демократик сайлауның бик мөһим өлеше, чөнки сайлаучылар кандидатларның теге яки бу кимчелекләрен һәм өстенлекләрне белгән хәлдә сайлауга барачак.
Татарстанда оештыру комитеты 96 кандидатны теркәде. Алар арасында волонтерлар, җәмәгатьчелек вәкилләре, дәүләт хезмәткәрләре, студентлар, табиблар, укытучылар, эшмәкәрләр бар.
“Бу кешеләр – безнең актив, без аларны югалтмаска тиеш. Алар праймеризда катнашып, бик әйбәт тәҗрибәгә ия булды,” – дигән фикердә Фәрит Мөхәммәтшин.

“Бердәм Россия”дән Дәүләт Думасына сайлауда катнашачак кандидатлар исемлекләре 19 июнь көнне Мәскәүдә партия съездында расланылачак.


Фикер өстәү