Үләннәр белән дәвалаучы Гөлчирә Нәҗметдинова: «Мин әзерләгән дару үләннәре җыелмаларын онкологлар да алып китә»

Сихәтле үләннәрнең хәстәрен күрүчеләр байтак хәзер. Кемдер кышын алардан хуш исле, файдалы үлән чәе ясап эчә, кемдер дару үләннәрен тән тиресен, чәчләрне карау-тәрбияләү өчен, ә кемнәрдер – төрле чирләрдән дәвалану өчен куллана. Максаты нинди генә булмасын, үләннәрне дөрес итеп җыя, киптерә һәм саклый белергә кирәк. Бу эшнең серләрен үләнче буларак даны еракларга таралган Арча районы Наласа авылында яшәүче Гөлчирә Нәҗметдиновадан белештек.

– Гөлчирә ханым, бу шөгылегез ничек башланды?

– Дару үләннәрен бик күптәннән җыям. Гомумән, үземне белә башлаганнан бирле кызыксынам. Балачакта үләннәрдән кешене үлемнән алып кала торган дару әзерләү хыялы белән янып йөргәнемне хәтерлим. Бу омтылыш безнең нәселдән киләдер. Әтием ягыннан әбинең, авырып, беркайчан да хастаханәгә барганы булмады – бары тик үләннәр белән генә дәваланды. Ярасын да агач кайрысы бәйләп кенә төзәтә иде. Мин дару үләннәре турында әле дә бик күп укыйм, аларның барлык нечкәлекләрен белергә тырышам. Хәтта яман шеш авыруларына каршы төрле үләннәрдән дарулар ясап, кешеләргә савыгырга булышам. Татарстан районнарыннан гына түгел, Ульян, Мари Иле, Самара, Ижау, Кировтан һәм тагын әллә кайлардан шифа эзләп киләләр.

– Дару үләннәрен кайчан җыярга кирәк?

– Һәркайсының – үз вакыты. Үсемлекнең үзенә файдалы матдәләрне иң күп туплаган чоры була. Менә шул чорны «эләктереп» калырга кирәк. Әйтик, каен бөресен – бүрткәч үк. Бөреләр ачыла башлагач, дару буларак, аның кыйммәте бетә. Бөреләр ачылып, яфраклары барлыкка килә башлауга исә, кечкенә генә яфракларын җыеп (анда әле ул ябышкак була), шуннан кечкенә генә мендәрчекләр ясыйм. Мондый хуш исле, йомшак мендәр  тынычландыра, йокыны җайга сала, баш авыртуларын бетерә. Агач-куак кайрыларын да яз башында җыеп кую шарт. Шулай ук әрекмән тамырларын шушы чорда – яфраклары күренә башлауга ук әзерлим. Май аенда, һичшиксез, тузганак һәм сирень яфраклары-чәчәкләрен, карлыган яфрагы хәстәрен күрәм. Гәрчә Питраудан (җәйнең кыл уртасы – һәр ел саен 12 июльдә билгеләп үтелә) соң үләннәр җыярга ярамый, дисәләр дә, мин сихәтле табигать нигъмәтләрен җәй буе җыям. Әйтик, тукранбаш (клевер), елына карап, җәйнең икенче яртысында гына да чәчәк атарга мөмкин. Ә аның нәкъ менә чәчәкләре шифалы. Бакча җиләге (виктория) белән җир җиләге яфракларын кызаргач кына җыярга кирәк. Дару әзерләү өчен гөмбәләрне, әйтик, чебен гөмбәсен сентябрь азагы-октябрь башларында гына әзерлим. Шулай итеп, сихәтле үләннәр, кайры-гөмбәләр хәстәрен күрү эшен иртәнге язда башлап, кара көзгә кадәр дәвам иттерәм.

– Үләннәрне дөрес итеп киптерү серләрен дә әйтеп үтмәссезме?

– Киптерергә куйганчы, башта үсемлекләрне чүп-чардан, корткыч-фәлән зарарлаганыннан аерып, чистартабыз. Шуннан бәйләмнәргә бәйләп, чәчәкләрен аска каратабыз да, кадакка эләбез яки киштәгә коры киҗе мамык тукыма җәеп, шунда тезәбез. Иң яхшысы – үләннәрне һавада, күләгәдә яки җиләс җылы бүлмәдә киптерү. Кояшка куярга ярамый, юкса барлык файдалы матдәләре юкка чыгачак. Фәкать тамырлар һәм җимешләрне генә урамда кояшта киптерергә мөмкин. Үләннәрне шулай ук сүрән генә газ миченә (ишеген бераз ачып куярга кирәк) куеп алырга да була. Чәчәкләре, сабагы һәм яфракларын җиңел генә порошокка әйләндерергә мөмкин булгач, тамырлар (әйтик, әрекмән тамыры) – шартлап сына торганга, җимешләр – бармак белән кысканда ябышмый торганга әйләнгәч, киптерү эше тәмам дигән сүз. Саклау вакыты – 2 елдан артык түгел.

– Ә ничек дөрес итеп сакларга?

– Тулысынча кипкән үләннәрне кәгазь капчыкларга, катыргы тартмаларга урнаштырып, нинди үлән икәнен, кайчан җыелуын язарга да караңгыга – шкаф тартмасына алып куярга. Һава температурасы 20 градустан артмаган бүлмәдә саклау яхшырак. Үләнне вакланган хәлдә кулланырга кирәк булса, саклауга куйганда түгел, ә кулланыр алдыннан гына вакларга-төяргә.

– Гөлчирә ханым, укучыларыбыз файдалы рецептлар белән кызыксынмый калмас…

– Мин журналистларга рецептлар бирү ягында түгел. Авыру кеше үземнең яныма килгәндә генә, аңа барысын да бәйнә-бәйнә аңлатып, күрсәтеп бирәм. Шулай өйрәттеләр. Мин әзерләгән дару үләннәре җыелмаларын (безнең якта үсмәгәннәрен заказ биреп кайтартам) хәтта онкологлар да алып китә.

Шулай да «ВТ» укучылары өчен шикәр чиреннән файдалы бер рецепт белән уртаклашам. Ләкин мин табиб түгел, үләнче генә. Шуңа күрә, рецепттан файдаланганчы, табиб белән киңәшләшергә кирәклеген кисәтеп куясым килә.

Шәмәхә төстәге тукранбаш чәчәкләреннән төнәтмә ясау ысулы

Тукранбаш чәчәкләрен җыеп, ярты литрлы банкага тутырырга. Шуңа тулыр-тулмас медицина спирты салырга. Караңгы урында 10 көн тотарга. Шушы вакыт узгач, һәр көн саен иртән, көндез һәм кичен 35әр тамчы эчәргә. Төнәтмәне кандагы шикәр микъдары көйләнгәнче кулланырга.

 

Гөлчирә Нәҗметдиновадан дару үләннәрен җыю буенча 5 киңәш

Үләннәрне, аеруча чәчәкләрен чык кипкәч, коры җиләс һавада җыярга кирәк. Эфир майларыннан торган үләннәрне (мәсәлән, бөтнек яки әнис) – кояшлы эссе көндә, ә сусыл җимешләрне – иртән яки кичен генә.

Кайбер коры җимешләр, шулай ук орлыклар (укроп, әнис, тмин орлыклары) өлгергәндә үк сусыллыгын җуя, шуңа күрә аларны киптерергә кирәкми.

Үлән чәчәкләрен тулысынча атып бетергәч кенә җыялар. Кайвакыт чәчәк бөреләреннән файдалану очраклары да була анысы. Тик дәвалану максатында беркайчан да сула башлаган чәчәкләрне җыярга ярамый.

Үләнне (сабаклары һәм яфраклары өчен) бөреләнү яки чәчәк ату чорында җыялар.

Үлән орлыкларын һәм җимешләрен тулысынча өлгереп беткәч кенә җыялар. Әмма искәрмәсе дә бар. Әйтик, өлгереп җиткән гөлҗимеш (шиповник) бик йомшак була һәм сытыла. Шуңа күрә аны алданрак җыялар.

Яшь агачларның (3–4 яшьлек) гына кайрысы файдалы. Яшь кайры шома була. Имән кайрысын кәүсәсеннән түгел, ә ботакларыннан куптарып алырга кирәк.

 

Валентина Семенова


3 фикер

  1. Рэхмэт кинэшлэрегез эчен .тагы шундый файдалы кинэшлэрегезне кетеп калабыз.

Җавап Отменить ответ