Иң күп тавыш җыйган кандидатлар билгеле булды

Татарстанда «Бердәм Россия» уздырган праймеризда 378480 кеше катнашкан. Партиянең республикадагы төбәк бүлегендә алдан тавыш бирүгә нәтиҗә ясадылар. Җиңүчеләр көзен буласы сайлауда кандидат булуга өметләнә ала.

Билгеле булганча, онлайн рәвештә тавыш бирү 24 майда ук башланды. Татарстанда мондый ысулны 100 меңнән артык кеше сайлады. Президент Рөстәм Миңнеханов та шул рәвешле фикерен белдерде. 30 майда исә бюллетень ярдәмендә сайлаучылар өчен республикада 557 участок ачылды. Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Казанның Мөштәри урамында урнашкан участокта тавыш бирде.

– Алдан тавыш бирү – ул әле йомгаклау дигән сүз түгел. Халыкның кайсы кандидатларга өмете зурдан икәнлеген ачыклау бу, – диде Фәрит Мөхәммәтшин. – Болай эшләү «Бердәм Россия» партиясенә дөрес юнәлеш күрсәтә. Халык өстенлек биргән кандидатлар 19 сентябрьдә узачак сайлауларда катнашачак. Әгәр без халыкның теләген җыеп ала алсак, кандидатлар безнең ышанычны акларлар. Безгә белемле, акыллы, тәҗрибәле кешеләр кирәк. Дәүләт Думасына лаеклы депутатлар китәргә тиеш дип саныйм. Кирәкле тавыш җыя алмаган кешеләр була икән, алар үзләренә зур тәҗрибә җыеп кала. Ә ул киләчәктә кирәк булачак.

Билгеле булганча, праймеризда барлыгы 96 кандидат катнашты. Араларында тәҗрибәле кешеләр – гамәлдәге депутатлар, җитәкчеләр белән бергә яшьләр, әйтик, волонтерлар да күп булды. «Әлбәттә, күбесенең тәҗрибәсе җитми, үзләре омтылган эшне аңлап бетермиләр. Тырышсыннар. Иртәме-соңмы, алар безгә алмашка киләчәк, – ди Дәүләт Думасы депутаты Олег Морозов. – Яшьлекме-тәҗрибәме дигәндә, кемне сайлыйсын халык үзе хәл итә. Кем өчендер кандидатның тәҗрибәле, инде депутат буларак эшләп күрсәткән кеше булуы кирәк. Ә кемдер алмаш булырга тиеш, яңа кандидатларны сайларга кирәк дип уйлый. Миңа калса, иң мөһиме – баланс саклау. Икесе дә кирәк».

Айрат Фәррахов та Дәүләт Думасында эшләү тәҗрибәсенә ия. «Алдан тавыш бирү процедурасы халыкның борчыган иң катлаулы проблемаларны ачыкларга, аларны хәл итү юллары турында фикер алышырга мөмкинлек бирә. Праймериз кысасындагы очрашулар тәҗрибәсе күрсәткәнчә, федераль дәрәҗәдә хәл ителергә тиешле гомуми проблемалар белән беррәттән, шәһәр һәм районнарның үз мәшәкатьләре дә бар. Алдан тавыш бирү хакимият эшен, мәсьәләләрне хәл итү юлларын ачыграк итә. Халыкны әнә шул эшкә җәлеп итә. Яшьләр дә читтә калмый. Минемчә, монысы аеруча мөһим. Кеше танылган булуы түгел, ә башкарган эшләре ярдәмендә үсә», – ди ул.

Быелгы праймеризда Дәүләт Советы депутаты Татьяна Ларионова да катнашты. Очрашулар вакытында социаль сораулар күп булган. «Әйтик, Татарстанда җир кишәрлекләренә хокукы булган гаиләләрнең 64 проценты гына участоклар ала алган. Бу мәсьәләне хәл итү өчен хәл итү юлларын табарга кирәк. Җир урынына, әйтик, акча сертификатларын бирергә мөмкин. Бүлеп бирелгән кайбер җир кишәрлекләрендә ут, су һәм канализация кертелмәгән, юллар салынмаган. Ансыз төзелеш башлап булмый. Ә нигә бу мәсьәләләрне «Торак һәм шәһәр мохите» илкүләм проекты ярдәмендә хәл итмәскә?» – ди ул.

Атна дәвамында Татарстанда праймеризда барлыгы 378480 кеше тавыш биргән. Бу – барлык сайлаучыларның 12,9 проценты. Әлеге күрсәткеч Россия күләмендәге уртача саннардан югарырак. «Бердәм Россия»дән Дәүләт Думасына сайлауда катнашачак кандидатлар исемлеге партиянең 19 июньдә узачак съездында расланачак.

Федераль сайлау округында иң күп тавыш җыйган кандидатлар

1 Айрат Фәррахов
2 Татьяна Ларионова
3 Айдар Метшин
4 Руслан Гаджиев
5 Ирек Богуславский
6 Рөстәм Кәлимуллин
7 Анатолий Иванов
8 Александр Терентьев
9 Ольга Павлова
10 Вячеслав Козлов
11 Йосыф Якубов
12 Геннадий Глушков
13 Марат Бариев
14 Морат Гаделшин
15 Илнар Гирфанов

Бер мандатлы сайлау округларында җиңүчеләр

 

Идел буе округы N26
Илья Вольфсон
Мәскәү округы N27
Илдар Гыйлметдинов
Түбән Кама округы N28
Олег Морозов
Чаллы округы N29
Әлфия Когогина
Әлмәт округы N30
Азат Ягәфәров
Үзәк округ N31
Марат Нуриев

 


Фикер өстәү