Алабугада Aurus Senat люкс автомобилен җитештерә башладылар

Президентлар утырып йөри торган машиналар бездә чыгарылачак. Проект рекордлы вакыт эчендә тормышка ашырылган. «Алабуга» махсус икътисади зонасында Aurus автомобильләрен серияләп җитештерү предприятиесен ачу тантанасы булды. Aurus Senat люкс автомобильләренең күпчелек өлеше Якын Көнчыгыш илләренә, соңыннанрак – Кытай һәм Көнбатыш Европага җибәреләчәк.

Чарада Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Россия сәнәгать һәм сәүдә министры Денис Мантуров, «Ростех» дәүләт корпорациясе генераль директоры Сергей Чемезов катнашты. Россия Президенты Владимир Путин видеоэлемтә аша бу проектта катнашучыларның һәммәсенә рәхмәт белдерде.

– Конвейердан төшәчәк барлык машиналарга ихтыяҗның булачагына ышанам, – диде ул. – Үзем дә мондый машиналарда йөрим, йөрткәнем дә бар. Чыннан да, дөньякүләм стандартларга туры килә торган әйбәт, сыйфатлы машина.

Путин предприятие ачылганчы бик зур эш башкарылганын әйтеп узды. Аңа меңнәрчә белгеч: бөтен илдән инженерлар, конструктор, проектчылар җәлеп ителгән. «Россия тарихында беренче тапкыр элита классы өчен автомобильләрнең тулы бер линейкасы булдырылды, шул исәптән бу машиналарны тану мөмкинлеге биргән дизайн, компонент базасы пәйда булды, бу – бик мөһим», – дип билгеләп үтте Владимир Путин.

Россия Президенты әйтүенчә, Aurus автомобильләрен серияләп җитештерү Россия машиналарының халыкара базарда тоткан өлешен көчәйтү, югары технологияле продукцияне чит илләргә чыгару күләмен үстерү мөмкинлеге бирәчәк. Шул ук вакытта, Владимир Путин басым ясап әйткәнчә, автомобиль өчен комплектлаучы детальләр җибәрүчеләрнең 70 проценты – үзебезнең компанияләр. «Бу – алар өчен яңа технологияләр, өстәмә заказлар алу өчен әйбәт мөмкинлек», – диде Президент.

Производство мәйданчыгын ачу төбәкне үстерү өчен тагын бер этәргечкә әйләнәчәк. «Татарстан инде болай да күп кенә күрсәткечләр буенча – алдынгылар сафында. Заманча эш урыннары пәйда булу, салым керемнәре арту хисабына республика тагын бер адым алга атлаячак», – диде Владимир Путин.

Aurus автомобильләре җитештерүдә кулланыла торган үзебездә чыгарылучы детальләр  бүген 53% тәшкил итсә, 2020 елга бу сан 80 процентка җитәргә тиеш. Дәүләт башлыгы әлеге ике сан арасында шактый ук зур аерма булуына, шуңа күрә тантанада катнашучыларга моңа тиешле игътибар бирергә чакырды. Автомобильнең  үзлекләренә күчеп, Aurus өчен илебездә яңа двигатель һәм тизлек күчерү тартмасы булдырылуын билгеләп үтте. «Алюминий кою производствосы үзләштерелде. Автомобиль өчен күн җитештерү җайга салынды», – диде ул.

Президент әйтүенчә, инде июнь аенда ук беренче автомобильне төяп озату күздә тотыла. Ул проектны – уңышлы, ә аны республика территориясендә тормышка ашыру вакытын – рекордлы дип атады.

Тантанада Россия сәнәгать һәм сәүдә министры Денис Мантуров та «Сенат» моделен – кузовны җыюдан алып, финал сынауларына кадәр, тулы цикл буенча җитештереләчәген билгеләп үтте. Конвейердан төшәчәк һәр машина буенча заказчыларның  индивидуаль тәкъдимнәре исәпкә алыначак. Серияләп җитештерү акрынлап елына 5 мең машинага кадәр җитәргә тиеш. Барлык технологик операцияләр бердәм IТ-системага тоташтырыла, бу исә производствоны барлык этапларда күзәтеп тору мөмкинлеге бирәчәк. Аның әйтүенчә, җитештерүнең иң динамикалы төстә үсеп килүче Алабуга махсус зонасында пәйда булуы – башлыча инвесторларны югары технологияле производстволар булдыруга актив төстә җәлеп итеп килүче Татарстан Президентының шәхси казанышы.

Рөстәм Миңнеханов, үз чиратында, күрсәтелгән ышаныч өчен рәхмәт белдерде. Хөкүмәт ярдәм итмәсә, проектны тормышка ашыру мөмкин булмас иде, – диде ул.

– Без автомобиль төзүчеләр республикасы буларак мәгълүм инде, безнең «КамАЗ»ларны бөтен дөнья күләмендә беләләр. Аurusның да шундый ук брендка әйләнәчәгенә ышанам, – диде Рөстәм Миңнеханов.

Фото: president.tatarstan.ru


Фикер өстәү