Балаларны  халыкара яклау көнендә: лагерьләр ачыла, батырлар бүләкләнә, игелекле эшләр тәкъдим ителә

Бәйрәм көнендә без республиканың кечкенә батырларын беләчәкбез. Бүген кырыктан артык лагерь ишекләрен ача, интернетта онлайн чаралар уздырыла. Балалар  күңел ачканда, әти-әниләр  Милли китапханәдә  фикер алышырга җыелачак. Президент Рөстәм Миңнеханов исә  «Восток» лагерена барырга җыена. 

– «Кайнар йөрәк» проекты ил күләмендә тормышка ашырыла. Чарада быел абый-энеләрен янгыннан коткарган, урамда төрле вакыйгаларда үзләрен җаваплы тоткан,  битараф калмаган, яшьтәшләренә ярдәм кулы сузган 10 үсмер бүләкләнәчәк.  Аларның икесе Мәскәүгә барачак. Без бу балаларның игелекле эшләрен видеога яздырттык. Аларны  башкаларга да үрнәк итеп күрсәтәсебез килә, – диде «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат очрашуында Татарстан яшьләр эшләре министры урынбасары Алла Кондратьева.

Республика чараларга бай булачак. Казан циркында  «Созвездие – Йолдызлык» концерты, экскурсияләр оештырыла. «Рубин» яшьләр командасы белән балалар оешмалары арасында иптәшләрчә уен көтелә. Балалар Татарстан яшьләр эшләре министры Дамир Фәттахов белән дә очрашачак. Рөстәм Миңнеханов капиталь ремонттан соң беренче тапкыр ачылачак «Восток» лагере белән танышачак.  Смена  Галәм темасына багышлана. Анда  7–17 яшьлек 180 бала ял итәчәк.

#Мой ДоброеЛето и #Безопасноелето дигән ике онлайн флешмоб старт ала.  Беренчесендә балалар социаль челтәрләрдә җәй көне башкарган игелекле эшләрен тәкъдим итәчәк. Әйтик, урамда песи баласын ашатамы, әби-бабайларга  ярдәм итәме… Бу хакта  интернет челтәрендәге башкалар да белеп торачак. Икенче тема – җәй көне куркынычсызлык кагыйдәләре турында. Кемдер – лагерьга, кемдер әби-бабайларына авылга кайтачак. Алар каникулны ничек итеп хәвефсез уздырып булуы турында сөйләячәк. Иң кызыклы, үзенчәлекле эшләрне бүләк көтә.

Казанның 175 нче гимназиясендә  балалар өчен махсус чаралар уздырылмаячак. Алла  Кондратьева белдергәнчә, фаҗигадән соң  балалар борчыла, аларга психологик ярдәм күрсәтелә.

– Без балалар хәрәкәтеннән, Балаларны яклау көнен ничек уздырыйк, дип фикер алышканда, алар, 175 нче гимназиядәге фаҗига турында хәтерлибез, дип әйттеләр. Бу көнне игелекле һәм якты вакыйгаларны күрсәтәсе килә. Без алга таба фаҗигадә  башкаларны коткарырга булышкан геройларны да барларбыз, – дип  аңлатты  урынбасар.

Лаешта «Үзеңә ышан» дигән фестивальдә катнашырга мөмкин. Әлеге проектның җитәкчесе Айсылу Чижевская әйтүенчә, бәйрәмдә республика  һәм  башка  күрше төбәкләрдән ятим балалар чыгыш ясаячак. Туган телләр һәм халык бердәмлеге елы уңаеннан, фестиваль  дөнья халыклары әкиятләренә багышлана. Айсылу Чижевская ике тапкыр шундый фестиваль оештырган инде. Икесе дә уңышлы узган, шуңа күрә әлеге хәрәкәтне тагын да  үстерәсе килә аның. Ул үзе балалар йортында эшләгән, алты баланы  тәрбиягә алган.

– Ятимнәр йортларында тәрбияләнүче балаларның күбесенең сәләте ачылмыйча кала. Ә бу чаралар аларга талантларын күрсәтергә мөмкинлек бирә. Кемдер рәсем ясый, җырлый, бии. Мин тәрбиягә алган балаларны аермыйм, аларны үземнеке кебек яратам. Берсе  яшереп кенә үз әнисе белән аралаша. Мин әйтәм, иркенләп сөйләш, курыкма, аралаш, дидем. Һәрберсенә үз назымны бирергә тырышам, – ди 7 бала тәрбияләүче Айсылу ханым.

Балаларга, яшьләргә аралашу мәйданчыклары күп, әти-әниләр өчен азрак. Шуңа күрә  милли китапханәдә әти-әниләр комитетының беренче утырышын уздырмакчылар.  Анда 20 әти-әни  катнаша. Аларның белгеч булуы һәм баласы булу шарт. Чыгышлар интернетка урнаштырылачак. Беренче очрашуда җәйге ялда балаларга игътибар, буш вакытларын файдалы итеп уздыру хакында сөйләшәчәкләр. «Без тәнкыйтьләмибез, яхшы тәкъдимнәр генә  җиткерәчәкбез. Икенче теманы әти-әниләр үзләре тәкъдим итә ала. Очрашу дәвамлы булачак», – диде Алла Кондратьева.

Камилә Скоблионокка – 17 яшь, ул  республика  балалар оешмалары советы вәкиле.

– Татарстанда балаларга үз мөмкинлекләрен тормышка ашыру өчен барлык шартлар да бар. Мин  хәрәкәткә 14 яшьтә үк кушылдым. Республикада 900ләп  балалар оешмасы бар. Балалар хәрәкәте төрле проектларны тормышка ашыра. Әйтик, мин мәктәпләрдә туклану буенча проект тәкъдим иттем. Аны Азык-төлек һәм туклану департаменты да  хуплады. Балалар  өчен рецептлар  китабы  чыгарачакбыз. Балаларны яклау көнендә оешмалар үз концертларын куячак, без аны «Тик-ток»ка куячакбыз, – дип сөйләде Камилә.

 Марат Әхмәтов, Татарстан Дәүләт Советы Рәисе урынбасары:

– Бүгенге балачак белән элеккегесе – бөтенләй башка тормыш. Хәзер телефон, интернет заманы. Безнең чор китап чоры иде. Әби-бабайлардан әкият тыңлый идек, аларның сүзен, догасын тыңлап яши торган вакыт иде. Безнең чор әле тәрбиялерәк тә булмадымы икән дип саныйм. Балачакта  бергә уйнап үскән малайлар сагындыра. Бала-чага булгач,  уйныйсы да, су да коенасы, атта да йөрисе, тубын да тибәсе килә. Һәрбер йорт саен өйдә 4–7шәр бала була торган иде. Авылның урамы пычрак булса да, бала-чага белән тула. Яңгыр яуганда яланаяк йөреп, пычранып кайту – үзе бер бәйрәм. Сагындыра, бик сагындыра балачак.

Сәрия Мифтахова

Илдар Мөхәммәтҗанов фотосы

 

 


Фикер өстәү