Алмас Хөсәенов тавышы белән күпләрне таң калдырса да, үзен белүчеләр, кызганыч, әлегә сирәгрәк. Башкортстаннан Казанга күчкән лирик тенор иясе белән без бәйгеләр, җиңү һәм җиңелүләр, камера хоры һәм татар эстрадасының бүгенге хәле турында сөйләштек.
– Башкортстаннан Казанга нинди юллар урап килдегез?
– Тумышым белән Баймак районы Казанка авылыннан мин. Балачагым да, җырлап-биеп, шунда узды. Дәү әтием – курайчы, кайчандыр үз ансамбле дә булган. Шуңа да халык җырларын тыңлап үстем. Кечкенә чакта музыка белеме алдым, төрле бәйгеләрдә катнашып, барысында да диярлек җиңү яуладым. Тик озакка сузылмады ул: үсмер чакта шөгыльләр, кызыксынулар үзгәрде, халык җырларын «рэп», «рок» алыштырды. Ә Сибай шәһәренең сәнгать көллиятенә укырга кергәч, үзебезнең җырлар «плейлист»ка кире кайтты. Икенче курста укыганда, монда алырлык белемне алып бетердем, алга таба атларга кирәк, дигән фикергә килдем дә, Татарстанга, Актанышка чыгып киттем. Анда мин һәм тагын берничә студент өчен Алабуга сәнгать көллиятенең филиалын ачтылар, бер ел шунда укыдым, Актанышның «Агыйдел» Дәүләт ансамбленә йөрдем. Гастрольләр бик күп иде ул чакта, арыдыммы шунда, ошамадымы – тавышымны югалтырмын төсле тоела башлады. Гомумән, берникадәр вакыт җырлыйсым килмәде. Сибайдагы көллияткә кайтып урнаштым да армиягә чыгып киттем. Анда ярты еллап бөтенләй җырламадым. Кайтырга өч-дүрт ай калгач кына концертларда катнаша башладым. Аннан кайтып, көллиятне тәмамладым да Уфага киттем. Кабаттан бәйгеләр, фестивальләр… Ләкин миңа сәхнә барыбер җитмәде. Чараларга чакырмадылар, үземне кирәкле итеп тоясым килде. Менә хәзер өч ел чамасы гаиләм белән Казанда яшибез.
– Яшь җырчыга кайда җиңелрәк?
– Шәхсән миңа – Татарстанда, күрше республикада мине яхшырак белсәләр дә. Чагыштырасым килми, әмма концертларны оештыру өлеше дә, финанс ягы, ягъни җырчыларга түләү мәсьәләсе дә, тамашачы белән мөнәсәбәт тә яхшырак кебек тоела. Җырчы буларак кына түгел, гомумән рәхәт миңа монда.
– Җыр бәйгеләре турында еш искә алдыгыз. Сезнеңчә, аларда объективлык бармы?
– Юк. Барыбер кемдер ярдәм итәргә тиеш. Жюри белән җырчы таныш булмаган очракта гына объективлыкка урын бардыр дип саныйм.
– Ә сезгә кем ярдәм итә? Санап бетергесез беренче урыннарны, гран-приларны яуладыгыз бит.
– Бәйгедә катнашканда, үземнең җиңәчәгемне беркайчан да алдан белмәдем. Чыгышымны бәяләп: «Син җиңәсең инде!» – дип килеп әйтүчеләр генә булды. Гомумән, жюри әгъзалары белән бәйгедән соң гына таныша идем.
– Икенче урынга калганыгыз булгандыр бит?
– Бер генә очрак искә төшә. Анда да аптырамадым: үземне үзем беләм бит, шундый бәя бирү – жюри фикере генә.
– Продюсер белән эшләргә теләмисезме?
– Тәкъдим итүче юк бит әле. Булса… Таләпләребез кисешсә, бәлки, эшләп карар идем дә.
– Сез – Миләүшә Тәминдарова җитәкчелегендәге Татарстан дәүләт камера хоры солисты. Миләүшә ханым белән ничек таныштыгыз?
– Мин берничә тапкыр Әлфия Авзалова исемендәге халыкара фестивальдә катнаштым. Аның кызы Зөлфия апа шушы хорга барып карарга тәкъдим итте. Җырлап булса да күрсәтим әле дип, бардым мин Миләүшә Тәминдарова янына. Тавышның мөмкинлекләрен шактый яхшы ача торган «Ах, ты душечка» рус халык җырын башкардым. Ә ул уйлап та тормады – икенче көнне үк яңа эш урыныма килдем. Җыр һәм бию ансамбле белән дә чыгыш ясарга теләгән идем, ярый әле анда урын булмады.
Камера хорында солист булуның үз уңай яклары бар: син – алда, ә артыңда – сиңа ярдәм итеп торучы гаять көчле тавышлар. Алар, бөтен зал буенча таралып, сиңа кайта һәм сәхнәдә үзеңне башкача тотарга ярдәм итә.
– Ә бу үзегез генә чыгыш ясаганда комачауламыймы?
– Бәлки, гомере буе хорда җырлаган, үзе генә беркайчан да сәхнәгә чыгып карамаганнар өчен авыррактыр да. Мин кечкенәдән сәхнәдә бит, әллә ни аерма сизмим дә.
– Безнең эстрадага нәрсә җитми?
– Кабатланмас тавышлар, сыйфатлы, төрле стильдәге музыка. Җырчылар күп, ләкин барысы да гел кемнәндер кабатлый, кемгәдер охшарга тырыша. Охшыйм дисәң дә, олпат җырчылардан, мәсәлән, Хәйдәр Бигичевтан үрнәк алырга була. Аннан соң, кеше гел биетә торган җырлар гына тыңламаячак, аңа лирика, классик җырлар да кирәк. Һич югы, тамашачыны мондый җырлар тыңларга ияләндерергә була.
Без һаман элеккеге җырларны үзгәртеп җырлыйбыз. Ләкин ничек үзгәртәбез? «Үзгәреш җиле»н карадыгызмы сез? Андагы җырларны тыңлап булмый бит. «Әллүки»не генә алыйк. Ул җырга сабый йоклатырга була, ә аны безгә гомумән хас булмаган бормалар белән җырлыйлар. Европача җырларга тырышабыз. Кирәк микән ул безгә?
Әңгәмәдәш – Лилия Гыймазова
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat