«Бу – коронавирус.  4–5 көн вакыт бар дип уйлыйм, йөрәген дәвалап өлгерик»

Әтнә районы табибларына, республикабызның барлык сәламәтлек саклау хезмәткәрләренә хөрмәтем булсын бу язмам.

Түбән Шашы – Олы Әтнә авыллары арасында «Восход» мотоциклында җилдергән  ир-егеткә карап,  ул төндә каршы килгән машина тәрәзәсеннән  башын  сузучылар да,  «Үз акылындамы икән бу?» дип уйлаучылар да , «Җәй  кабынмаган мотоциклны ничек кабызган бу?» дип гаҗәпләнүчеләр дә, «Кем булыр бу?» дип кызыксынучылар да  булгандыр. Чөнки гыйнварның зәмһәрир суыгы: урамда машиналар сирәк,  кырык градуска җиткән салкында аларның бик сирәкләре генә кабына. Сипкән су һавада  көе бозга әйләнгән чак. Әле бу көндез,  төннәрен  тынга каба торган суыкны аңлатып булмый. Ә монда юлдан  мотоцикл элдерә. Кызык эзләп чыкмаган аны иярләүче, акылсыз да түгел. Олы Әтнә хастаханәсенең терапевт-кардиологы, ковид белән башлангыч чордан ук көрәшүче,  «кызыл зона»да коронавирус белән чирләүчеләрне дәвалаучы алыштыргысыз табиб Ринат Хәкимҗанов ул. Әти-әнисенең хәлен белергә туган авылына барган җиреннән авыру янына чакыралар аны. «Ашыгыч ярдәм» машиналарының барысы да юлда, үз машинасы кабынмый. Әле кайтмаган «ашыгыч ярдәм» килгәнен  көтеп утыра торганнардан түгел. 15 ел эшләү чорында күпне күргән җаны тынгысыз, ИВЛда көч-хәл белән сулап ятучыларның хәлен ничек җиңеләйтергә белми тилмергән мәле. Бәхетенә мотоциклы кабына. Тиеш белән тиеш түгелне үлчәүгә салып, кеше гомерен сакларга  ашыга.  Дистәгә якын километр юл үтеп, «Ашыгыч ярдәм» бүлегенә килеп кергән,  кызарган-агарган йөзле табибны фельдшерлар да танымый. Тәненә җылы күпме вакыт кергәндер, үзе турында уйлар чак түгел. Аның  кебек үз һөнәренең остасы, мәкерле авырудан бер адым алда бара торган табибларның ни рәвешле эшләгәннәренә сокланып, кайчан гына өйләренә кайта икән болар, дип кызганып,  хастаханәнең куркыныч бүлегендә 80 яше тулырга ай ярым вакыт калган әниемне саклыйм. Олы яшьтәгеләрне түгел, яшьләрне алып калып булмаган чор. «Яшисен яшәгән инде», –  дисәләр дә, сүз әйтеп булмый.

… Атна буе өйдә авырган, көн-төн коскан, температурасы булмаган  әнине күрсәтер өчен  табиб алып барырга «Ашыгыч ярдәм» бүлегенә мендем. Чөнки туган нигездәгеләр  ковид белән чирли. Дежур табиб Ринат Мәхмүт улы авыру карый. «Күәмгә кайсы табиб бара?» – дип сорыйм шәфкать туташыннан. Каршыма килүче  табиб үзе:  «Ринат Мәхмүт улы бара, аңа кадәр менә бу авыруны карый, аннан бүлеккә кереп чыга, аннан Күәмгә бара…» – ди дә, авыру янына кереп китә. Миннән читтәрәк тагын икәү көтә, аларны ковид белән Арчага җибәрәселәр. Безне  Күәмгә  алып барасы «ашыгыч ярдәм» машинасы  да килде.  Ринат Мәхмүт улы йөгерә-атлый безнең янга чыкты. «Арчада урын бар, машина сезне алып китсен, үз машинам белән барам.  Әниегезне алып килергә машина булса, мин сездән туры Күшәргә китәм, 5–6 авыруны карыйсым бар», – дип, юлга кузгалдык. Әнине караганнан соң, өйдәге ике кешене, бер баланы да карап алырга вакыт тапты ул. Табиб күрше авылга китте, без хастаханәгә кайттык. Авыруны ачыклаганчы бокска салдылар. Әнине тикшермәгән табиб калмады. Кичен Ринат Мәхмүт улы фаразын әйтте. «Бу – коронавирус.  4–5 көн вакыт бар дип уйлыйм, йөрәген дәвалап өлгерик», – дип, система-дарулар язып чыгып китте. Вируска каршы препаратларны башладык, әни рәтләнгән кебек булды. Тик табиб:  «Температурасы күтәрелә башлар, игътибарлы булыгыз», – дип кисәтте. Ни уйларга белмим.  Ике-өч сәгать үтмәде, әнинең тән температурасы 38гә җитте, кисәк авырайды.  Чир үпкәне дә алды. Тиз арада ИВЛлы бүлмәгә күчерделәр.  Әнинең күз ачарлык хәле юк. Көненә генә түгел, төненә әллә ничә кергән Ринат Мәхмүт улы инде мине кайгырта, «Арбидол эчә башлагыз…» – дип, сатурацияне тикшерә. Ә бүлектә – дистәләгән кеше, илендә меңнәр җәфалана.

Махсус киемнәрдән йөргән шәфкать туташлары, санитаркалар,  табибларга карап,  күңелдәге шомны җиңеп булмый. Ашарга бер тапкыр гына кулланыла торган савытлар белән китерәләр. Шәфкать туташларының хәле дә җиңел түгел, бүлектә җылы, катлы кием аша сулый алмый интегәләр. Һәркемнең үз кыенлыгы, чир генә уртак.   Әни дә авырая, «Кызым, бер җиргә дә җибәрмә, яшисен яшәдем…» – ди. Ринат Мәхмүт улына рәхмәтен әйтә. Мин елыйм. Табиб шулай да Арча,  Казан белән сөйләшә. Лычма тиргә баткан киемнәрне алыштырып өлгерер хәл юк. Үземдә дә – температура.  Безнең кебекләр палата саен, 20 кешелек «кызыл зона»да эшләүче   табиблар гына  өчәү –  37 ел  стажлы Әтнәнең алыштыргысыз анестезиолог-реаниматологы Искәндәр Галиев үтә авырлар яныннан китми, өченче елын эшләүче  врач-терапевт Файзали Халимзада  Ринат Хәкимҗанов белән чиратлаша. Кайтмаган төннәре дә күп.   «Мине алыштырыгыз инде, икенче тәүлек эшлим бит…» –дип,  күз яшьләре белән ялынган шәфкать туташының хәле дә,  шәфкать туташларын ничек җиткерергә белмәгән өлкән шәфкать туташының хәле дә хәл. Шундый шартларда  үзләрен аямый эшләүче   шәфкать туташлары Р.Галиәхмәтова, Г.Галиева, З.Галиева, Т.Галәүтдинова, Р.Садриева, З.Әскарова, санитаркалар С.Лотфуллина, Г.Сәмигуллина, Ә.Фазылҗанованың хезмәтенә тиешле хөрмәтне күрсәтә  алдыкмы икән…

Аллаһы Тәгалә рәхмәте белән,  табибларның тынгысызлыгы нәтиҗәсендә, ике атна дәваланганнан соң, әнине өйгә алып кайттык. Озатканда  Ринат Мәхмүт улы: «80 яшьлек өченче кеше сәламәтләнеп чыга…» – дип куанды. Әле бу  районда «кызыл зона» оешкан чор.

Тик чир астыртын булып чыкты: 6 айдан әни кабат сулый алмас булды. Табибларга алып килдек. «Үпкәгә су җыела башлаган, авыр пневмониядән соң шулай була… “ – диде Файзали Зухурбек. Кабат   дәваладык. Әниебез – Һиндия Батталова исән-сау. Үзебезнең гаилә мисалында бу чир белән ничек интеккәнне яздым. Безнең кебекләр бик күп. Гомерен саклап калып булмаганнар азмыни, алар арасында табибларның, шәфкать туташларының да булуы – иң аянычы.  Ә «кызыл зона»да табиблар әле  дә бу чир белән көрәшә. Аларның һәркайсы Гиппократ антына тугры. Үзләре генә авырмасыннар да, үзләре генә  исән-сау булсыннар, дип телибез.

Сүрия Мингатина,  Олы Әтнә

 Фото: pixabay.com


Фикер өстәү