Татарстанда яшәүчеләрнең күпчелеге балаларны 18 яшькә җиткәнче эшләтү яклы

Татарстанда яшәүчеләрнең өчтән ике өлеше диярлек (65%) балаларына 18 яшькә җиткәнче үк эшли башларга киңәш бирмәкче.

HeadHunter сервисы  тарафыннан Халыкара балаларны яклау көне уңаеннан үткәргән сораштыру нәтиҗәсе шуны күрсәтә. Респондентларның дүрттән бер өлешеннән аз гына күбрәге – 26 проценты бала балигъ булганчы эшли башларга киңәш бирү ягында түгел, калганнары – бу сорауга җавап бирә алмый. Шул ук вакытта, сервис белгечләре аңлатып үткәнчә, әти-әниләр балалары өчен курьер яки волонтер эшен (57%), ярдәмче/ассистент/стажер (56%) һәм белдерүләр таратучы (52%) эшен үсмер өчен иң кулае дип саный. Сораштыруда катнашучылар фикеренчә, баланы яшьли эшкә җәлеп итүнең төп өстенлекләре – мөстәкыйльлеген, җаваплылыгын үстерү, яңа күнекмәләргә, акча эшләргә өйрәтү. Моннан тыш, респондентлар белдергәнчә, үсмер чагында эшләү кешеләр белән аралашырга һәм акча белән эш итәргә өйрәтә.

Шул ук вакытта сораштыруда катнашучылар билгеләп үткәнчә, үсмерләрне эшкә урнаштырганда кайбер таләпләрне үтәү мөһим. Болар – графикның уңайлы булуы (73% шуны таләп итмәкче), эшнең авыр булмавы (65%) һәм эш сәгатьләре санының чикләнгән булуы (58%).


Фикер өстәү