Алимент буенча әҗәте булганнар 217 млн сум түләгән

Алимент буенча әҗәте булган кешеләрдән быел 217 млн сум акча түләттергәннәр. Узган ел белән чагыштырганда ике тапкыр диярлек зуррак сумма бу. Быел суд приставларына кулына алимент белән бәйле 25,5 меңнән артык эш кергән. 500ләп җинаять эше ачылган.

Бу саннарны журналистлар белән очрашуда Суд приставлары федераль хезмәтенең Татарстандагы идарәсе җитәкчесе урынбасары Елена Варфоломеева җиткерде. Алар республикада «Суд приставлары – балаларга» дип аталган махсус акция башлап җибәргән. Әлеге чара барышында бурычлыларның намусы уяныр дип өметләнәләр. Әмма моның белән генә чикләнмәячәкләр. Алимент әҗәте булганнарның акчага әйләндерерлек мал-мөлкәтен эзләячәкләр, бухгалтерларның ничек эшләгәнен тикшерәчәкләр.

Елена Варфоломеева әйтүенчә, быел суд приставлары кулына алимент белән бәйле 25,5 меңнән артык эш кергән. 6 меңе буенча эш башкарылган. Ел башыннан бирле 217 млн сум акча түләттерелгән. Бу – узган елгыдан 110 млн сумга күбрәк. Вакытында акча түләмәгәннәр акылына килсен өчен приставлар 5 мең кешенең хезмәт хакыннан акча тотып калу турында карар чыгарган, тагын 3 меңен мал-мөлкәт теркәү хокукыннан мәхрүм иткән. 13 меңнән артык кеше чит илгә чыга алмас булган. Ә моның өчен бурыч күләме 10 мең сумнан артып китү дә җитә. 2 мең кеше рульгә утыра алмас булган. Тагын 870 кешегә бурычын түләү өчен мал-мөлкәтен сатарга туры киләчәк.

Суд приставлары бурычы булган 300 кешене эзләп табып, аларга карата төрле чара күргән. Сүз уңаеннан, әҗәтле кешедән бер елдан артык хәбәр юк икән, ул ярдәм итәргә тиешле кеше судка мөрәҗәгать итеп, үзенә пенсия билгеләүне сорый ала.

3 июньдә Суд приставлары идарәсендә алимент белән бәйле сорауларга җавап бирәчәкләр. Моның өчен 8(843) 514-92-18, 8(843) 514-92-20, 8(843) 514-92-21 телефоннары аша шалтыратып, алдан язылырга кирәк.


Фикер өстәү